Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Россия бәйгесе җиңүчеләре

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан “Яшь техник-модельче” Бөтенроссия башлангыч техник модельләштерү һәм конструкторлаштыру конкурсы үткәрелде. Аның финал этабы ноябрь аенда Мәскәүдә узды.

Конкурста Актаныш балалар иҗат үзәге педагогы Дилшат Мөхәмәдиев укучысы Нәфис Мокыймов белән иҗат иткән “Чаңгы эшкәртү станогы” конструкциясе I урынны алып, “Конструктор” номинациясендә җиңү яулады. Җиңүче укытучы һәм укучы диплом белән бүләкләнде. 
– Техник иҗат эше күп тармаклы. Анда гади генә җайланма, станок, эш коралын конструкцияләү һәм иҗат итү (уйлап табу) теләк һәм мөмкинлек булганда тагын да уңышлы чыга. Моның өчен максат куярга, эзләнергә, моделен эшләп карарга кирәк. Шуннан соң гына чынбарлыкка ирешеп була. Без 3 ел рәттән бу конкурста катнашып, җиңү яулыйбыз, – ди тәҗрибәле остаз-педагог Дилшат Мөхәмәдиев.
Киләчәктә дә уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев