Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Рус теле серләренә – фольклор аша

Халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәгендә яшь буын вәкилләрен тәрбияләү үтемле чаралардан санала. Ата-бабалардан калган йолалар, әбиләребез өйрәткән гореф-гадәтләргә ялгап, фольклор әсәрләренә нигезләнеп, рус теле фәне буенча белемнәр бирү мөмкинме? Һичшиксез. Моны Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары үз мисалында кабат раслады. 28 гыйнвар көнне район күләмендә рус теле һәм...

Халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәгендә яшь буын вәкилләрен тәрбияләү үтемле чаралардан санала.
Ата-бабалардан калган йолалар, әбиләребез өйрәткән гореф-гадәтләргә ялгап, фольклор әсәрләренә нигезләнеп, рус теле фәне буенча белемнәр бирү мөмкинме? Һичшиксез. Моны Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары үз мисалында кабат раслады. 28 гыйнвар көнне район күләмендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы киңәшмәсе әлеге мәктәп базасында үтте. Семинар "Рус теле дәресләрендә фольклор әсәрләрен куллану" темасына нигезләнгән иде.
Мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дәһинә Хафизова V сыйныф укучылары белән "Буквы О и Е после шипящих в корне" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Балаларга бигрәк тә Буратиноның дәрескә кунакка килүе ошады. Әкият герое укучыларга үзенең биремнәрен яудырды, дөрес язу кагыйдәләрен белүләрен сынады. Шул ук вакытта балалар да Буратинога ярдәмгә килделәр, сүзләрдә киткән ялгышларны табарга булыштылар. Авыр материалны Дәһинә Гафур кызы җиңел, аңлаешлы итеп, укучылары күңеленә сеңдерүгә иреште.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 15 февраль, 2012 12 (9657) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев