Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сабыйskils: Сабый күнекмәләре

Бакчабызда  өченче ел инде “Сабыйskils. Сабый күнекмәләре” проекты буенча эш алып барыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри күнекмәләр бирү юнәлешен  колачлаган әлеге  проектның максаты балаларга кече яшьтән үк төрле һөнәрләр турында  башлангыч белем бирү, һөнәрләргә һәм һөнәр ияләренә  карата уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән  иртә  профессиональ ориентацияне оештыру,   мәктәпкәчә  яшьтәге балаларның һөнәри күнекмәләрен үстерү.

                     Проектны тормышка ашыру кысаларында һәр төркемдә һөнәри күнекмәләр үстерүче үсеш бирүче тирәлек булдырылды. Тәрбиячеләр үз алдына балалар арасында эшче һөнәрләрне таныту, кеше хезмәтенең социаль статусын күтәрү, әти-әниләрнең һөнәрләре белән танышу, тәрбия һәм белем бирү процессында әти-әниләрне пассив күзәтүчеләрдән актив катнашучы итү бурычын куйды.
                           Шулай ук, тәрбиячеләребез балаларның үз-үзенә шөгыль табу мөмкинлекләрен формалаштыру, төрле хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру, кызыксынучанлык тәрбияләү кебек бурычларны тормышка ашыру максатыннан, балалар белән берлектә,  төрле эшчәнлекләр уздыра. 
    Педкиңәшмә кысаларында  коллектив күзәтүләр уздырылып,  балаларның бу өлкәдәге белеменә, тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларына анализ ясалды. Беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Флүрә Ибәтулла кызы белән рәссам һөнәре,   икенче кечкенәләр төркеме апалары  Әминә Галимәрдән кызы белән-   фермер һөнәре, уртанчылар тәрбиячеләре Рима Николай кызы белән -мал табибы, Нәзифә Мирзаһидан кызы белән сугышчы (военный) һөнәре, зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Хәния Минҗан кызы белән - төзүче, мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары  Гүзәлия Рәмис кызы җитәкчелегендә пешекче- кондитер һөнәре белән якыннан танышып, әлеге төр һөнәр ияләре башкарган хезмәтләр турында тулы мәгълүмат алдылар. Үзләре дә тәрбияче апаларына ияреп, уен рәвешендә әлеге хезмәтләрне үтә дә тырышып, тормышчан итеп,  башкарып карадылар. Шунысы куанычлы, эшчәнлекләр ФДББС таләпләренә таянып, эшлекле-эзлекле уеннар рәвешендә узды. Әлеге төр эшчәнлекләрне уздырганда әти- әниләр белән бердәм эшчәнлекнең бик тыгыз формада булуын күзаллыйбыз. Ни өчен дисезме?    Әлеге төр һөнәр ияләре белән танышу юктан гына алынмаган ич инде. Алар- сабыйларыбызның әти- әниләре. Бик тә тырышып, үтемле итеп үз һөнәрләре турында сөйлиләр, эш урыннарыннан видеосюжетлар, һөнәри осталыкларын чагылдырган фотосюжетлар юллаганнар. Әнә шулай, авырсынмыйча гына,  әти- әниләрнең балаларының иҗади тикшеренү -танып белү  эшчәнлекләрендә  бик теләп катнашулары күзәтелде. Алар тәрбияченең  инициативасын хуплап, үзләре дә төзәтмәләр кертеп, проектны тормышка ашыруда актив катнашучылар булдылар. 
   Нәкъ менә шушы кече яшьтә алынган күнекмәләр, сабый күнекмәләре, күңелләрдә уелып кала да инде.    


             Кадрия Әдһәмова, Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе  «Актаныш гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы»ның югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев