Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназияне тәмамлаучылар моңарчы күрелмәгән санда медальле һәм кызыл аттестатлы булдылар

2022-2023 нче уку елы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы өчен аеруча уңышлы булды.

Чыгарылыш сыйныфы укучылары соңгы елларда моңарчы күрелмәгән санда медальләр һәм кызыл аттестатлар белән гимназиядән олы тормыш юлына аяк баса. Гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова "башка елларда бер яки ике укучы гына бу уңышка ирешә иде", ди.

Унберенче сыйныфны тәмамлаган 37 укучының 7се медаль белән бүләкләнгән. Нәкъ тә шушы сандагы тугызынчы сыйныф кызлары-егетләре дә гимназиянең төп белем бирү звеносы белән саубуллашты. 37 укучының алтысы 5 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр гел «5» билгеләренә генә белем алган. 29 июнь көнне гимназиянең мәҗлесләр залында әлеге фәнсөярләр ата-аналар, укытучылар, укучылар катнашында узган тантаналы бәйрәмдә кызыл аттестатлы булдылар. Өлгергәнлек аттестатларын чыгарылыш сыйныфы укучыларына гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова тапшырды.

— Бүгеннән сез гимназияне тәмамлап ирекле укучылар булып каласыз. Имтиханнар тапшырып кайсы уку йортына барасыгыз килә, шунда керә аласыз. Кемнәрдер махсус ук йортларына юл тотар, кемнәрдер гимназиядә укуларын дәвам итәр. Кая гына барсагыз да гимназиядә укыганлыгыгызны онытмагыз. Гимназиягә тап төшерергә ярамый- тәртип, кешелеклелек, патриотизм һәрвакыт сезнең белән янәшә булсын,- дип үгет-нәсихәтләрен җиткерде гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы укучыларны котлаганда.

Укучыларга изге теләкләрен сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар да ирештерде. Һәммәсенең теләкләре изге һәм ихлас- балалар акыллы, белемле, кешелекле булып үсеп җитсеннәр, тормышта үз урыннарын тапсыннар. Кызлар-егетләр үзләре дә күңелләрендәге иң якты теләкләргә төреп укытучыларына, әти-әниләргә рәхмәтләрен белдерде.

Гимназия елдагыча бу көннәрдә яңа уку елына укучылар кабул итә. 4 июль көнне инде беренче кабул итү имтиханнары. 10 нчы сыйныфка барганда рус теле һәм математикадан сынау бирү мәҗбүри. Шулай ук укучыларның БДИда тапшырачак үзләре сайлаган тагын ике фәннән дә белемнәре тикшереләчәк. Сайлап алу турыннан узган балалар 5 июльдә әти-әниләре белән әңгәмәгә чакырыла. Имтиханнарны бик яхшы билгеләргә тапшыручылардан гуманитар һәм технологик сыйныф формалаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев