Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сау бул, мәктәбем!

Май-табигатьнең иң гүзәл вакыты. Бар дөнья яшеллеккә күмелгән. Агачлар яфрак яра, табигать шомырт, сирень чәчәкләренә күмелгән. Дөнья көләч, шат. Әмма күңелне ниндидер моңсулык биләп ала. Моңсулыкның сәбәбе -кыңгырау чыңы. Минем өчен һәм барлык XI сыйныфлар өчен соңгы тапкыр чыңлый.Соңгы кыңгырау-балачак еллары, мәктәбем, укытучыларым белән саубуллашу... Мәктәп еллары! Ничек шулай тиз...

Май-табигатьнең иң гүзәл вакыты. Бар дөнья яшеллеккә күмелгән. Агачлар яфрак яра, табигать шомырт, сирень чәчәкләренә күмелгән. Дөнья көләч, шат. Әмма күңелне ниндидер моңсулык биләп ала. Моңсулыкның сәбәбе -кыңгырау чыңы. Минем өчен һәм барлык XI сыйныфлар өчен соңгы тапкыр чыңлый.Соңгы кыңгырау-балачак еллары, мәктәбем, укытучыларым белән саубуллашу...
Мәктәп еллары! Ничек шулай тиз үтеп киттегез соң сез? Кайчан гына мәктәп ишеген ачып кергән кебек идем. Әле дә исемдә 2001 елның беренче сентябре: мин кечкенә генә кыз, чәчләремә ап - ак бантлар тагып, кулыма зур чәчәк бәйләмнәре тотып, әнием белән җитәкләшеп, мәктәпкә таба атлыйм. Урамдагы бар кеше миңа елмаеп, сокланып карый. Бераз куркытса да, күңелемдә бары тик шатлык хисләре. Мәктәп ишек төбендә мине беренче укытучым Эльмира апа җылы, ягымлы йөзе белән каршы алды. Шушы көннән башлап ул безнең икенче әниебезгә әйләнде. Үзенең күңелле мизгелләре, шатлык - куанычлары белән Яңа Кормаш мәктәбендә 9 ел үтеп тә киткән. Шушы вакыт эчендә миңа белем, тәрбия биргән, мине үз кызыдай күргән укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Мине тәрбияле, белемле, кешелекле итәр өчен алар барысын да эшләде. Х сыйныфта мине Тат. Суыксу мәктәбе каршы алды. Яңа сыйныфташлар белән бик тиз дуслашып киттек. Сыйныф җитәкчебез Әнүзә апа һәрвакыт безнең янда булды, киңәшләрен бирде, кирәк чакта яклады, кирәк чакта мактады, авыр чакта ярдәм кулын сузды. Шуңа күрә дә без аны бик яратабыз. Сыйныфыбыз бик тату, бердәм булды. Бер - беребез өчен янып-көеп яшәдек. Мәктәп буенча үткән ярышларда гел беренче урынны яулап килдек. Район, республика күләмендәге спорт ярышларында, олимпиадаларда, төрле конкурсларда катнаштык, бик күпләребез алдынгы урыннарны яулый килде. Укытучыларыбыз безгә карата гел ихтирамлы, кешелекле булдылар, һәрвакыт ярдәм итеп тордылар. Ә хәзер бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлиләр.
Бик күп чыңлаган, бик күпне күргән җиз кыңгырау тавышы күңелләрне нечкәртә, ирексездән күзләргә яшь килә. Яраткан мәктәбем, яраткан укытучыларымнан аерылу бик тә авыр миңа. Сау бул, мәктәбем, сау бул, туган оябыз! Укытучыларым, рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев