Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

СЕЗДӘН СОРАУ – БЕЗДӘН ҖАВАП: Безнең балаларга ни өчен автобус каралмаган? Әллә безнең балалар икенче төрлеме?

Дәресләрдән соң мәктәп укучыларын өйләренә озатучы автобусларның маршруты да кайбер ата-аналарда ризасызлык тудырган булып чыкты.

Мәктәптә укулар башлану белән ата-аналарны борчыган проблемалар да баш күтәрә. Алар кайвакыт безгә дә юллана. 

Дәресләрдән соң мәктәп укучыларын өйләренә озатучы автобусларның маршруты да кайбер ата-аналарда ризасызлык тудырган булып чыкты. 

“57 бистәгә йөрүче автобус ни өчен РТС аша үтми? Безнең балаларга ул ни өчен каралмаган? Әллә безнең балалар икенче төрлеме? “ – дигән сорау борчый әти-әниләрне. 

Әлеге сорауга җавап алу максатыннан без Актанышның автотранспорт хуҗалыгы белән элемтәгә чыктык. 

-    Билгеле бер вакытка куелган автобуслар бүген балаларны Актаныш үзәгенә генә түгел, авылларга да тарата. Без районның мәгариф идарәсе биргән маршрут нигезендә автобус билгелибез. Бу уку елында безнең оешма укучыларны Яңа Әлем, Куян, Әҗәкүл, Актанышбаш, Мерәс, Шәрип, Чөгәнә авылларына һәм 57 бистәгә йөртә.  Соңгысының маршруты яңа юлдан үтә, РТС яклап түгел, - дип, калган сорауларны мәгариф идарәсенә юлларга киңәш иттеләр безгә. 

Мәгариф идарәсе белгечләре, чыннан да, РТС бистәсенә автобус каралмаганын әйтте. Сәбәбе: белем бирү учреждениесе белән торак пункт арасының 3 кмдан кимрәк булуы. 

Автобуслар темасын кузгаткач, балаларны дәресләрдән соң ук спорт түгәрәкләренә йөртү быел да оештырылачакмы икәне хакында да кызыксындык без. Түгәрәкләрнең расписаниеләре расланды,  автобуслар куелды дип, бу сорауга ачыклык керттеләр  мәгариф идарәсендә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев