Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сингапурча укыйбызмы?

Соңгы елларда республикада сингапурча укыту дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә башлады. Балаларыбыз да без сингапурча укыйбыз дип кайталар. Әлеге укыту алымы алдагыларыннан ни белән аерыла икән соң? Гомумән, уңай яклары нәрсәдә? Шуларны белергә теләп, район мәгълүмати-методик үзәге методисты Зөлфия Әхмәдгалиевага мөрәҗәгать иттек. - Сингапур мәктәптә белем бирүнең сыйфаты буенча...

Соңгы елларда республикада сингапурча укыту дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә башлады. Балаларыбыз да без сингапурча укыйбыз дип кайталар. Әлеге укыту алымы алдагыларыннан ни белән аерыла икән соң? Гомумән, уңай яклары нәрсәдә? Шуларны белергә теләп, район мәгълүмати-методик үзәге методисты Зөлфия Әхмәдгалиевага мөрәҗәгать иттек.

- Сингапур мәктәптә белем бирүнең сыйфаты буенча алга киткән дәүләтләрдән санала. Шунлыктан, Татарстанда соңгы ике елда, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, "21 гасыр өчен мәгарифне үзгәртү" исеме астында белем күтәрү программасы тормышка ашырылды. Аның төп максаты нидән гыйбарәт?
- Программаның төп максаты - мөгаллимнәрне заманча, дөнья күләмендә киң танылган алдынгы һәм нәтиҗәле интерактив укыту методикаларына өйрәтү, шулай ук, яңалыкка омтылучы һәм белем бирү өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибә үрнәкләрен үзләштереп, башка хезмәттәшләренә дә җиткерә алырлык укытучылар төркемен сайлап алу иде.


- Безнең районнан иң элек кем дә булса сингапурча укыту алымнарына өйрәнгәндер бит?
- 2013 елның июль аенда район "Мәгълүмати методик үзәк" директоры Роза Имамова һәм методистлар ике атна дәвамында Казан шәһәрендә курсларда булып кайттылар. Алар Сингапур экспертлары белән берлектә белем күтәрү тренингларын алып бару хокукына ия булды. Курсларда тренерлар методистларны халыкара инновацион методика белән беррәттән, яңа алымнарны гамәлдә куллану буенча шәхси тәҗрибәләре белән дә таныштырды.
Октябрь аенда безнең методистлар - Гөлназа Имамразыева, Юля Әмирҗанова тренерлар буларак, һәм аларның ярдәмчеләре - фассилитаторлар районда укытучылар өчен ике көнлек тренинглар алып бардылар.


- Әлеге тренингларда кайсы мәктәп укытучылары катнашты?
- Укуда Актанышның беренче, Актанышның икенче, гуманитар гимназия-интернат, Такталачык, Пучы, Зөбәер, Иске Байсар, Аккүз мәктәпләре катнашты. 233 укытучы һәм директор ике көнлек тренингны үзләштерде. Мәктәп җитәкчеләре укытучыларның яңа заманча алымнарга ия булуларына югары бәя биреп, аларны укыту процессында куллануга ирешүне күздә тотты.


- Мәктәпләрдә сингапурча укыту алымнары кайчан башланды?
- Укулар тәмам булгач, безнең район укытучылары балаларга белем бирүдә Сингапур укыту алымнарын кулланып эшли башладылар. Яңа алымнарның асылына төшенеп, һәр укытучы аларны үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп куллана.


- Әлеге алымның өстенлегенә тукталсак...
- Иң элек, дәрес башланганчы ук, укытучы балаларга яңа белемне нинди формада җиткерәчәген ачык күзалларга тиеш. Балаларны белем бирү процессына җәлеп итү, сыйныф коллективы белән идарә итүнең үзенчәлекле оештырылуы безне гаҗәпләндерде. Дәрестә балалар төркемләп эшли, бердәм хезмәттәшлек итә. Төркемдә дүрт бала, аларның бер үк вакытта дүртесе дә эшли. Сингапур галимнәре кеше организмының физиологик үзенчәлекләрен, баш миенең төзелешен тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә, хәтерләү сәләтен үстерүгә басым ясыйлар. Шул сәбәпле, дәрестә кулланыла торган биремнәр дә фәнни танып белүгә нигезләнгән. Аларның укыту методикасының асылы - балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү. Иң мөһиме - укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа бары тик булыша.


- Безнең укытучыларның Сингапур алымнары белән укытуына әле анализ ясалдымы?
- Әйе, 12 ноябрьдә Сингапур укыту алымнары структураларын кулланып үткәрелгән дәресләрне карап анализлау өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Тамара Федорова, белем күтәрү институты ректоры Фәнүзә Тарасова, методисты Илсөя Сәгъдиева, Educare компаниясе вакиле Ума безнең районга килделәр. Гуманитар гимназия- интернат укытучылары аларга дүрт дәрес күрсәтте. Укытучылар тәкъдим иткән дәресләрдә биремнәрне укучылар парлап яки төркемләп эшлиләр. Сыйныфтагы һәр укучы бер-берсе белән фикерләшә. Шулай итеп, дәрестә укучыларның үзара аралашуы уңышлы һәм нәтиҗәле оештырыла. Бу очракта начаррак белгән укучы да нинди дә булса яңалык, мәгълүмат ала. Дәрес вакытында белем алырга теләмәгән, ягъни ялкаурак булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. Укытучы тарафыннан җиткерелгән һәр мәгълүмат баланың хәтерендә кала һәм аны уйлау, фикер йөртүгә этәрә. Сыйныфта һәр укучының актив эшчәнлеге күзәтелде.


Сингапур эксперты укытучының дәресләрендә булып, аларга үзенең киңәшләрен бирде. Дәресләрдә кулланган укыту алымнары структуралары урынлы һәм куелган максатка ирешергә ярдәм итте. Экспертлар безнең укытучыларга уңышлар теләделәр. Иң мөһиме - бу башлангыч дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калдылар.
- Балаларыбыз мондый укыту алымы ярдәмендә фән серләренә тирәнрәк төшенсәләр, ул үз-үзен аклаган дигән сүз. Монысын вакыт, бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре күрсәтер инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев