Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БҮГЕНГЕ БРИФИНГТА: “Сәләт” Халыкара яшьләр белем бирү форумында районыбыздан 61 бала катнашачак

Бүген район хакимиятендә Балаларның җәйге ялын оештыру буенча чираттагы брифинг узды.

                   Брифинг эшенә район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелек итте.

               Балаларның җәйге ялын оештыруга кагылышлы ведомствоара бүлек җитәкчеләре үз юнәлешләре буенча башкарыла торган эшчәнлек белән таныштырды. Аларның чыгышларын "Актаныш-информ"ның ВК челтәрендә карый аласыз.
              Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова  “Сәләт” Халыкара яшьләр белем бирү форумында районыбыздан 61 бала катнашачагын әйтте. Раниза Митьян кызы "Сәләт" лагереның төрле аланнарында ял итү балаларыбызны кайсы яклап үстерәчәге турында да сөйләде. 


4 смена -"МЕДИА-БИЛӘР" форумы. 20 июльдән 26 июльгә  кадәр үтә. Ул «Сәләт» төбәк клублары активистларын, фән олимпиадалары, иҗади конкурслар, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм Россия Федерациясе субъектларының фәнни конференцияләрендә җиңүчеләрне, призерларны берләштерәчәк. 4 нче смена социаль медиа ресурслар белән эшләүнең актуаль инструментларына, шулай ук радио һәм телевидениенең эш нечкәлекләренә багышлана.  Әлеге сменада безнең районнан 18 бала катнаша ,шуларнын 10 сы Гуманитар гимназия укучылары (аларга аерым квота килде).

5 смена- "МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР-БИЛӘР" форумы 2022 елның 28 июленнән 1 августына кадәр гамәлгә ашырыла.Ул фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны берләштерәчәк. Әлеге смена кысаларында мәгълүматны нәтиҗәле эзләү һәм эшкәртүнең, инновацион продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган профильле мастерскойлар һәм белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган. 
Әлеге сменада безнең районнан 23 бала катнашачак.

6 смена-  "ЛИДЕРЛЫК- БИЛӘР" форумы Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырыла, ул 2022 елның 4 - 8 августында узачак һәм лидерлык сыйфатларын, һәм команда белән эшчәнлекне үстерүгә багышланачак.Смена программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрнең: фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнесның танылган лидерлары катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләре планлаштырылган.
Әлеге сменада безнең районнан 20 бала катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев