Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия 1: Укучылары Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укытучылар

Артур Галиәхмәтов,гимназия-интернат директоры, тарих фәннәре кандидаты, I квалификацион категорияле тарих, җәмгыять белеме укытучысы. Укучылары - Бөтенроссия хокук белеме буенча регион этабы призерлары. Миләүшә Абдуллина, югары квалификацион категорияле тарих, җәмгыять белеме укытучысы. 2014 елда Бөтенроссия тарих фәне буенча остаз; 2015 елда укучысы - Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау туры җиңүчесе; укучылары -...

Артур Галиәхмәтов,гимназия-интернат директоры, тарих фәннәре кандидаты, I квалификацион категорияле тарих, җәмгыять белеме укытучысы.
Укучылары - Бөтенроссия хокук белеме буенча регион этабы призерлары.
Миләүшә Абдуллина, югары квалификацион категорияле тарих, җәмгыять белеме укытучысы.
2014 елда Бөтенроссия тарих фәне буенча остаз; 2015 елда укучысы - Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау туры җиңүчесе; укучылары - Бөтенроссия җәмгыять белеме буенча регион этабы призерлары, I Республика фән фестивале җиңүчеләре.
РФ "ПНПО-2009"- җиңүчесе; 2011, 2012, 2013 елларда ТР "Безнең иң яхшы укытучы", 2016 елда ТР"Укытучы-эксперт" грантларына ия.
Ләйсән Әминова, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
Һәр елны аның укучылары Халыкара, Республика фән олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары була.
Укучысы 2 мәртәбә татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада гран-при яулады.
Укучылары - республикакүләм фәнни конференцияләр, иҗади эшләр бәйгеләрендә җиңүче, призерлар.
2011, 2012, 2013, 2014 елларда ТР "Безнең иң яхшы укытучы"исеменә лаек. "РФ гомумбелем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе, "Казанның 1000 еллыгы" юбилей медале иясе, районның "Үз һөнәренең остасы-2015" җиңүчесе.
Ландыш Әһлетдинова, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Соңгы 3 елда республика олимпиадасында 8 укучысы - призер, 1 укучысы - җиңүче. Укучылары Бөтенроссия Н.И.Лобачевский исемендәге, Регионара К.Насыйри исемендәге, Бөтенроссия Ф.Садриев укуларында, Республикакүләм Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган, Республикакүләм "Фән җилкәннәре" фәнни-гамәли конференцияләрендә, Россиякүләм "Илһам" яшь иҗатчылар, "Милли хәзинә" фестивальләрендә җиңүче һәм призерлар.
2011, 2013, 2014 елларда ТР "Безнең иң яхшы укытучы", 2013 елда НИСПТР ректоры; 2016 елда ТР "Укытучы-остаз" грантларына ия.
Ләйсән Әюпова, югары квалификацион категорияле инглиз теле укытучысы.
Укучылары - Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль туры призерлары. Република һәм Идел буе фәнни-гамәли конференцияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар.
"Сыйныф җитәкчесе-2014", "Ел укытучысы-2016" муниципаль туры җиңүчесе.
2011, 2012 елларда ТР "Безнең иң яхшы укытучы" гранты иясе.
Радик Бакиров, югары категорияле информатика укытучысы.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты, "Иң яхшы укытучы" гранты иясе. Шулай ук муниципаль район башлыгы гранты һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аның укучысы - информатика фәненнән Бөтенроссия фән олимпиадасының республика туры призеры.
Рузилә Гарипова, югары категорияле химия укытучысы.
РФ "ПНПО-2015" гранты җиңүчесе, "Татарстан Республкасының иң яхшы химия укытучысы-2015" конкурсы җиңүчесе, 2016 елда "Укытучы-остаз" гранты иясе.
Укучысы - химия фәненнән Бөтенроссия фән олимпиадасының республика туры призеры.
Марат Гыйлметдинов, тарих укытучысы.
2015 елда укучылары - Бөтенроссия җәмгыять белеме буенча регион этабы призерлары; 2016 елда Татарстан тарихыннан Республика фән олимпиадасы җиңүчесе.
2014 елда ТР "Безнең яшь укытучы" гранты иясе.
Ирина Нурыева, I квалификацион категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
БДИ буенча республика һәм район күләмендә югары күрсәткечләр бирүче укытучы. Аның укучылары -милли мәктәпләр өчен рус әдәбиятыннан һәм рус теленнән Республика олимпиадасы призерлары.
Регина Фәрдиева, I квалификацион категорияле математика укытучысы.
2012 елда"Безнең яңа укытучы" гранты иясе, 2013 елда "Алгебра" һәм "Логика" категорияләрендә, 2014 елда "Алгебра" һәм "Геометрия" юнәлешендә Республикакүләм математика укытучылары призеры, 2015 елда Дмитрий Зиминның "Династия" фонды тарафыннан оештырылган математика, физика, химия һәм биология укытучылары арасында уздырылган Бөтенроссия "Яшь укытучы" конкурсы җиңүчесе.
Венера Хәева-Хәмитҗанова, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның инновацион эшчәнлек буенча урынбасары.
Аның укучысы - икенче ел татар теленнән Республика фән олимпиадасы җиңүчесе. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы премияләре ияләре.
Бик күп санлы җыентыклар авторы. Укучылар өчен республикакүләм "Туган телем- шагыйрьләр теле", "Без яшь, без сәләтле" интеллектуаль олимпиада, укытучылар өчен "Гамил Афзал укулары" н үткәрүче шәхес.
Энҗе Шәгъзамова, югары квалификацион категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
3 ел рәттән "Безнең иң яхшы укытучы" гранты иясе.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, өстенлекле "Мәгариф" проекты кысаларында Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы гранты иясе.
Аның укучылары - Бөтенроссия фән олимпиадасының республика туры призерлары, милли мәктәпләр өчен рус теленнән Республика олимпиадасы җиңүчеләре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев