Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия 4: Гимназиядә уку рәхәтме?

Адилә Саматова (IXсыйныф): - Яңа мәктәпкә күчү - бик җитди адым. Мин дә яңа укучылар белән беррәттән, гимназия тормышына аяк бастым. Укытучыларның таләпчән булулары белемне күбрәк үзләштерергә ярдәм итә. Бүгенге эшне бервакытта да иртәгәгә калдырмый эшләргә өйрәндем. Эльвина Сәмигулова (IXсыйныф): - Миңа гимназиядә уку бик ошый. Татар телен ныклабрак өйрәнергә...

Адилә Саматова (IXсыйныф):
- Яңа мәктәпкә күчү - бик җитди адым. Мин дә яңа укучылар белән беррәттән, гимназия тормышына аяк бастым. Укытучыларның таләпчән булулары белемне күбрәк үзләштерергә ярдәм итә. Бүгенге эшне бервакытта да иртәгәгә калдырмый эшләргә өйрәндем.
Эльвина Сәмигулова (IXсыйныф):
- Миңа гимназиядә уку бик ошый. Татар телен ныклабрак өйрәнергә дип, Оренбург өлкәсе Мостафа авылыннан килдем. Беренче көннән үк гимназияне якын иттем. Яңа дуслар таптым. Чыннан да, чын татар мохитенә эләктем. Биредә халык бик кунакчыл. Мин гимназиягә гашыйк!
Диана Иманаева (IX сыйныф):
- Пермь татарлар яши торган төбәк булса да, бирегә татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә килдем. Минем өчен гимназия - икенче өем. Миңа монда бик рәхәт.
Булат Вәҗетдинов (VI сыйныф):
- Миңа уку бик ошый. Олимпиадаларда катнашып, гимназия данын күтәрәсем килә. Яңа дуслар таптым. Гимназиядә бердәмлек бик көчле.
Әдилә Вилданова (X сыйныф):
- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты турында миңа әнием күптән әйткән иде инде. Менә бу елны, ниһаять, монда килергә булдым. Ерак җирләрдән, хәтта башка илләрдән килгән укучылар да саф татар телендә сөйләшергә өйрәнәләр. Шул ягы белән гимназия минем йөрәгемне яулап алды.
Айзәрә Сафина (X сыйныф):
- Гимназиядә укуым белән мин горурланам. Гимназиядә дә, интернатта да вакыт юкка үтми. Безнең көндәлек тормыш бик кызыклы һәм файдалы. Дәресләрдән соң өстәмә укулар даими була. Күңелле кичәләр оештыру, радиотапшырулар әзерләү - яраткан шөгылем.
Алинә Закирова (X сыйныф):
- Мин гимназиягә тирәнрәк белем алу һәм инглиз телендә камил сөйләшергә өйрәнү өчен килдем. Уку дәверендә вакытның кадерен белергә өйрәндем. Иң мөһиме - киләчәктә зур үрләр яуларга омтылыш туды. Мин гимназияне бик яратам, биредә уку бик ошый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев