Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Соңгы кыңгырау онлайн аша чыңлады

Чыгарылыш сыйныф укучыларының, укытучыларның, әти-әниләрнең хәтерендә уелып кала торган соңгы кыңгырау бәйрәменең әле моңа кадәр шушындый форматта узганы юк иде.

Быелгы уку елын укучылар дистанцион форматта төгәлләде. 25 май көнне республика мәктәпләрендә онлайн рәвештә соңгы кыңгырау чыңлады. Безнең район мәктәпләрендә бу чара бүген 28 май көнне узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары тәбрик сүзләрен һәм соңгы кыңгырау чыңын шулай ук онлайн рәвештә тыңлады.

Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының, укытучыларның, әти-әниләрнең хәтерендә уелып кала торган соңгы кыңгырау бәйрәменең әле моңа кадәр шушындый форматта узганы юк иде. Коронавирус пандемиясе укучыларның барлык уй-хыялларын челпәрәмә китерде. Әмма аңа карап, һич тә төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Бу хакта район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклап үтте.

-Быелгы уку елының соңгы чиреге дә ахырына якынлашты. Әле безнең моңа кадәр бер генә елны да тулы чирекне системалар аша гына укыган булмады. Тормыш үзенекен итә. Узган елның декабрь аенда барлыкка килгән инфекция тормышыбызда бик күп үзгәрешләр китереп чыгарды. Шуларның берсе, әлбәттә белем бирү системасы. Әгәр дә без мәктәптә укуларны дәвам иткән булсак, контактлар бермә-бер күп булыр иде. Шуның нәтиҗәсендә бик күп райондашларыбызның сәламәтлегенә зыян салган булыр идек. Рәсәй Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановларның әмерләре белән без шушы адымга бардык.

Бердәм дәүләт имтиханнары 29 июньдә башланыр дип көтелә. Ә 9 сыйныфлар имтиханнар бирүдән азат ителделәр. Ә райондагы 11 сыйныфны тәмамлаучы 96 укучының кайсылары югары уку йортына барырга теләк белдерәләр, шулар гына БДИлар бирәләр. Ләкин ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары зур тормышка аяк басалар. 9 сыйныфларның күпчелеге укуларын үзебезнең база мәктәпләрендә 10-11 сыйныфларда, технология техникумында дәвам итәрләр дип ышанабыз. Ә 11 сыйныфны тәмамлаучылар зур корабка утырып, зур диңгезгә чыгып китәләр дисәк тә дөрес буладыр.

Бүген мәгариф системасыннан күп әйбер тора. Юкка гына илебез җитәкчелеге беренче урынга яшь буынга төпле белем һәм тәрбия бирүне бурыч итеп куймый. Шулай эшләмәгәндә, илебезнең дә, районның да киләчәге юк дигән сүз.

Ничек кенә авыр булса да, без балаларны шатланып зур тормышка озатабыз. Бигрәк тә әти-әниләр борчуда. Чөнки балаңны үз яныңнан җибәрү рәхәт түгел. Өственә быелгы ел әти-әниләрнең шактый нервыларын да бетерде. Башка еллардан аермалы буларак, БДИларның төгәл даталары билгеле булмау гаиләдә дә, мәктәп коллективларында да зур борчылулар тудырды. Ләкин борчылырга кирәкми. Барысы да балалар файдасына эшләнелә.

Минем форсаттан файдаланып, мәктәп коллективларына, укытучыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бернинди икеләнүләрсез, сынатуларсыз, системалар аша балаларга тулы белем, программада каралганнарны биреп бетерә алдык. Башта куркытып торса да, мәктәп коллективлары әлеге сынауларны җиңеп чыкты.

Чыгарылыш сыйныф укучылары июль башыннан аның 25 ләренә тикле бара торган имтиханнарны матур итеп бирерләр дип ышанам. Чөнки Актанышның белем бирү системасы Республикада алдынгылар рәтендә булды. 11 ел буе алган белемнәренең нәтиҗәләрен укучылар  матур итеп күрсәтерләр, алга таба үзләре сайлаган һөнәр буенча уку йортларына кереп, белем алуларын дәвам итәрләр дип ышанам. Уңышлар юлдаш булсын, -диде ул үзенең котлау чыгышында.

-Кадерле чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәм. Укучыларыбызга БДИларны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен телим. Быелгы ел икенче төрлерәк булды. Шулай булса да, сынатмасагыз иде. Читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул дигән мәкальгә өстәп, мин сезнең һөнәрләр үзләштереп, үзебезгә солтан булып кайтуыгызны телим.

Ә инде сыйныфтан сыйныфка күчүче укучыларның җәйге ялларын матур итеп уздыруларын, 1 сентябрьгә сөенеп килүләрен теләп калам, -диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев