Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Соңгы кыңгырау чыңы – аерылышу моңы

Әле кайчан гына мәктәп үзенә укучылар кабул иткән иде, инде менә тагын аларны зур тормыш юлына озатыр вакыт җитте. Районның 169 баласы быел 11 сыйныфны тәмамлый. Шуларның 70 е Актанышның беренче санлы урта мәктәбеннән. Шатлыклы да, шул ук вакытта сагышлы да мизгелләр. 11 ел буе бергә укыган сыйныфташлардан, белем биргән,...

Әле кайчан гына мәктәп үзенә укучылар кабул иткән иде, инде менә тагын аларны зур тормыш юлына озатыр вакыт җитте. Районның 169 баласы быел 11 сыйныфны тәмамлый. Шуларның 70 е Актанышның беренче санлы урта мәктәбеннән. Шатлыклы да, шул ук вакытта сагышлы да мизгелләр. 11 ел буе бергә укыган сыйныфташлардан, белем биргән, икенче әти-әниләргә әйләнгән укытучылардан аерылу, әлбәттә күңелне кузгата торган вакыйгалар. Тик тормыш алга бара. Уку дәверендә алган белемнәр аларга киләчәктә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Бәйрәм барышында мәктәп директоры Рәйлә Гыйздәтуллина уку, сәнгать, спорт өлкәсендә ел буе ирешелгән уңышлар белән таныштырып үтте. Мәктәп тормышында актив катнашкан, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән төрле ярыш-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган укучыларны бүләкләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен җиткерде. Аларның бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын табуларын, чын кеше булуларын теләде.
- Кадерле укучылар, сезгә имтиханнарда җиңел биремнәр генә эләгеп, аларны җиңел генә тапшырып, кулларыгызга аттестатлар алып, үзегез сайлаган һөнәрләрегез буенча укуларыгызны дәвам итсәгез иде. Шул һөнәрләрегез буенча эшләп, илебезнең лаеклы гражданнары булсагыз иде. Барлык изге теләкләр, уңышлар, ак юл сезгә, балалар.
Укучыларны тәбрикләү өчен муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та килгән иде. Ул да үзенең фикерләрен җиткерде.
- Кадерле балалар, укытучылар, ветераннар! Россия күләмендә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Әле генә уку елын башлап җибәргән идек, инде менә укучыларны олы юлга озатабыз. Әлбәттә, бу - куанычлы чор. Бердәм дәүләт имтиханнарын әйбәт кенә тапшырып, тормышта үз юлыгызны табарсыз дип ышанам. Моның өчен сезгә мәктәптә тулысынча мөмкинлекләр булдырылган. Укытучылар, әти-әниләрегез сезнең өчен көчләрен кызганмыйлар, шулай булгач, сез дә югалып калмассыз дип өметләнәбез. Киләчәктә сезнең уңышларыгызга сөенергә, безнең районның кызы, улы бит бу дип горурланырга язсын.
Укучыларның күңелләрне эретерлек җырлары, нәфис сүзләре белән үрелеп барган бәйрәм ахырында йөрәкләрне чеметтереп соңгы кыңгырау чыңлады. Күзләрдәге яшь бөртекләре аша һәркем балаларга хәерле юл, җиңел имтиханнар теләде. Әлеге сынауларны башкарып чыкканда уңышлар юлдаш булсын сезгә, укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев