Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык илендә

Нинди генә милләт вәкиле булмасын, аның өчен туган теле якын һәм кадерле. Безнең Татарстан Республикасында 115 төрле милләт вәкилләре бер-берсе белән дус һәм тату яши. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм республика җитәкчелегенең сәясәте дә шушы милләтләрнең телләренә хөрмәт уятуга һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән. Һәр елны 26 апрельдә Туган...

Нинди генә милләт вәкиле булмасын, аның өчен туган теле якын һәм кадерле. Безнең Татарстан Республикасында 115 төрле милләт вәкилләре бер-берсе белән дус һәм тату яши. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм республика җитәкчелегенең сәясәте дә шушы милләтләрнең телләренә хөрмәт уятуга һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән. Һәр елны 26 апрельдә Туган тел көне нәкъ шушы максаттан чыгып үткәрелә дә инде.
Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча күп гасырлык тәҗрибәсе булган республикабызда милләтара багланышларның, милли культураларның, традицияләрнең гармониясе һәм толерантлыгы Татарстанның үсешендә мөһим роль уйный. Барлык милләт вәкилләре бердәм булып яшәгәндә генә илдә дуслык һәм тынычлык хөкем сөрә. Бу нисбәттән караганда үзебезнең районда да татарлар белән бергә руслар, марилар дус-тату гомер итәләр. Татар Суыксуы җирлеге моның ачык мисалы. Биредәге җирлектә Мари Суыксуы һәм Татар Суыксуы авылларындагы татарлар һәм марилар күп еллар дәвамында бер-берсе белән аралашып яши. Марилар безнең Сабантуй, ә татарлар мариларның Семык бәйрәмнәренә теләп йөри. Мари Суыксуы мәктәбендә укучылар үзләренең ана телендә белем ала. Укучылары регионара олимпиадаларда призлы урыннар яулый.
Рәсүл Харисов, Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы:
- Безнең Татар Суыксуы авыл җирлегендә татар һәм мари милләтләре күп еллар туганлашып, ярдәмләшеп гомер кичерәләр. Моңа кадәр милләтләр арасында ыгы-зыгылар булмады, моннан соң да бумас дип ышанабыз. Чөнки без кешене милләтенә карап түгел, ә шәхесенә, аның эш-гамәлләренә карап бәялибез. Безнең җирлектәге Мари Суыксуы авылы халкы гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә күп эшли. Без аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Аларның тырышлыкларына, бердәмлекләренә сокланабыз.
Актанышның үзендәге Сәләтле балалар өчен ачылган гуманитар гимназия-интернат исә Татарстанның башка район балаларын гына түгел, чит регионнарда яшәүче укучыларны да җәлеп итә. Чит төбәкләрдә яшәүче, татар булсалар да, туган телләрендә бер сүз дә әйтә алмаган балалар бирегә килгәч, туган телнең әһәмиятенә төшенәләр. Аларны милли мохит үзенә бөтереп ала да, күңелләренең иң нечкә кылларына кадәр үтеп керә. Бүгенге көндә биредә Оренбургтан, Удмуртиядән, Казахстаннан, Красноярскидан, Таҗикстаннан килгән укучылар белем ала. Аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш шул кадәр көчле. Бу аңлашыла да, алар инде бирегә килгәндә ни өчен һәм нинди мохиткә килгәннәрен алдан ук белгәннәр. Милли гимназия булса да, биредә татар теле белән рәттән рус һәм инглиз телләре дә бер үк дәрәҗәдә укытыла. Балалар мәктәпне тәмамлаганда шушы өч телдә иркен сөйләшә алсыннар дигән максат куела.
- Гуманитар гимназия-интернат сәләтле балаларны туплау максатыннан оештырылса да, ул, барыбер, милли мәктәп буларак бара. Шулай булгач, без телне популярлаштыру, телне үстерүне дә максат итеп куябыз. Милли гореф-гадәтләребезне, телне өйрәнү өчен башка регионнардан да балалар килә. Сер түгел, күпчелек мәгълүмат чаралары рус телендә. Ә без гимназиядә татар телен саклап калырга омтылабыз. Ике агым бер-берсе белән кисешәләр дә, алтын урталыкны саклыйлар. Нәрсәдән чыгып эш итәбез соң? Кайбер ата-аналардан, мәктәпне тәмамлап чыгып киткәч, минем балама татар теле кирәкми, дигән фикерләр ишетелә. Бәлки шулайдыр. Ә чит илләргә чыгып китсәк, без үзебезне кем дип таныштырабыз соң? Татар, дибез икән, татар телен камил дәрәҗәдә беләбезме? Рус дип тә әйтә алмыйбыз, чөнки рус милләтенең гореф-гадәтләрен алар кебек үк белмибез. Ә безнең гамәлләрдән чыгып, милләтебезгә бәя бирелә. Шуның өчен дә үзеңнең туган телеңне, гореф-гадәтләреңне белү мөһим. Үз милләтеңнең патриоты булырга кирәк. Дөньяда милләтләр күп. Берәүнең гореф-гадәте бер, икенчеләрнеке икенче төрле. Барысыныкы да бер төрле генә булса, кызык та булмас иде. Төрле-төрле булганга да без бер-беребез белән аралашырга телибез, бер-беребездән өйрәнәбез. Гимназиядәге укучыларга да шушыларны төшендерергә тырышабыз, - дип фикерләре белән уртаклашты гуманитар гимназия-интернат директоры Артур Галиәхмәтов.
- Биредә укучылар татар теле белән рәттән рус, инглиз телләрен дә өйрәнәләр. Гарәп телен дә үзләштерә башлаганнар икән. Ничек уйлыйсыз, үз ана телен камил белмәгән бала чит телне яхшы итеп үзләштерә аламы?
- Һич юк. Үз ана телеңнең грамматикасын яхшы белгән кеше генә чит телне яхшы үзләштерә ала. Ана телен камил белмәгән, үзе русча сөйләшергә омтылган укучылар очрый. Тыңлап торсаң, ул русча да сөйләшә белми. Бу бик начар әйбер. Шуңа да бала үз ана телен камил белергә тиеш. Ана телен белү чит телләрне өйрәнүгә комачауламый. Мәсәлән, Айдар Шәйхин татар телендә тапшырулар алып бара, газета чыгара, ул татар телен камил белә. Рус теленнән дә олимпиадаларда призлы урыннар яулады. Димәк, рус телен дә камил белә. Өстәвенә, тарих фәне белән кызыксынып, олимпиадада җиңү яулады. Әгәр ул рус телен камил белмәсә, әлеге олимпиадада үз фикерен җиткерә алмаган булыр иде. Инглиз телен дә яхшы белә. Тагын бер әйбер, ул - Казанда үтүче халыкара татар теле олимпиадасы. Биредә татар милләтеннән булмаган, ләкин татар телен өйрәнүче балалар да катнаша. Бу да телне популярлаштыруның бер чарасы.
Венера Хәева-Хәмитҗанова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Бездә ике дәүләт теленә дә тигез хокук бирелә. Чит тел өйрәнүгә дә зур әһәмият бирәбез. Иң мөһиме: баланың үзенең теләге һәм тырышлыгы булу. Узган ел безгә Рөстәм Миңнехановның чакыруы буенча Казахстаннан Розалия Елжасова дигән бала укырга килде. Татарча бер сүз дә белми иде. Хәзер татарча сөйләшә дә, яза да. Быел III Халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, үз категориясендә 100 балл җыйды. Әнисе казах, әтисе татар. Розалия казахча да чиста сөйләшә, инглизчә дә башка балалардан калышмый. Русча һәм татарча да белә.
Марат Нәдергулов, ХI сыйныф укучысы:
- Мин бирегә дүрт ел элек Оренбургтан килдем. Башта татарча бер сүз дә белми идем. Авыррак булды. Сыйныфташлар татарча сөйли, мин аңламыйм. Аннан соң алар миңа татарча өйрәнергә булыштылар. Сөйләшүләрен аңлый башладым. Үзем дә тырышып татар телен өйрәндем. Оренбургка кайткач та әби-бабаларым белән татарча аралашам.
Хәзер Татарстанда, шул исәптән районда да Туган тел көнен үткәрү буенча әзерлек эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев