Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен каршы алды (+ФОТОЛАР)

Бүген Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, күрше районнарның коррекцион мәктәп-интернаты директорлары, районыбызның мәктәпләре директорлары, Такталачык коррекцион интернат-мәктәбендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучы-тәрбиячеләр катнашты. Бәйрәм чарасы...

Бүген Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Әлеге истәлекле чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, күрше районнарның коррекцион мәктәп-интернаты директорлары, районыбызның мәктәпләре директорлары, Такталачык коррекцион интернат-мәктәбендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучы-тәрбиячеләр катнашты.
Бәйрәм чарасы башланыр алдыннан кунаклар мәктәп-интернат тормышы, беренче директорлары Нәҗип Газизов исемендәге музей белән таныштылар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тормышка әзерләү биредә өч төрле юнәлеш белән алып барыла. Чарада катнашучылар авыл хуҗалыгы, столярлык эше, тегү хезмәте буенча балаларның ничек шөгыльләнүләрен үз күзләре белән күрделәр.
Станислав Андреев, Энгель Фәттахов шушы балаларны киләчәк тормышка әзерләүдә зур көч куйган, аларга икенче гаилә җылысы бүләк иткән мәктәп-интернат коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
14 ел инде мәктәп белән җитәкчелек итүче Алмаз Хаҗиев үз чиратында кулга-кул тотынып эшләүче коллективына, килгән кунакларга рәхмәтен белдерде.
Мәктәп коллективы тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барган чара һәркем күңеленә хуш килде.
Белешмә: Такталачык коррекцион мәктәп-интернатында бүгенге көндә 52 укучыга 16 укытучы, 8 тәрбияче белем һәм тәрбия бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев