Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Такталачыкта балалар әтиләре өчен бәйрәм иртәсе оештырды

22 февраль көнне Такталачык авылы балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балалар һәм аларның әтиләре белән берлектә юлда йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча бәйрәм иртәсе үткәрдек. Бәйрәм барышында котлаулар да, балалар һәм әтиләрнең җитезлеген сынау һәм шулай ук юлда йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү дә, уен-ярышлар да бик күп булды....

22 февраль көнне Такталачык авылы балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балалар һәм аларның әтиләре белән берлектә юлда йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча бәйрәм иртәсе үткәрдек.
Бәйрәм барышында котлаулар да, балалар һәм әтиләрнең җитезлеген сынау һәм шулай ук юлда йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү дә, уен-ярышлар да бик күп булды.
Бәйрәмебезгә район юл хәрәкәте иминлеге бүлеге җитәкчесе Рәсимә Сәетова һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Динара Баһавиева килгәннәр иде. Алар балаларга һәм аларның әтиләренә үзләренең теләк һәм котлауларын җиткерделәр. Рәсимә Сәетова, һәрвакыттагыча, балаларны үзенең бүләкләре белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев