Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Такталачык мәктәбеннән язалар: Милли хәзинәләребезне югалтмыйк!

«Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын». Ризаэтдин Фәхреддин.

Һәр баланы туган илен яратырга, һәр милләткә ихтирам белән карарга, гомумкешелек тудырган яшәү нормаларын намус белән башкарырга өйрәтү- һәр укытучы —тәрбияченең изге бурычы. Такталачык мәктәп-интернатында балаларга белем һәм тәрбия бирү эше шушы мөһим бурычны тормышка ашыру юнәлешендә алып барыла. 

2023нче ел, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак, тарихка кереп кала.
Татарстан мәдәнияте халык иҗатының күптөрлелеге һәм сәнгатьнең үзенчәлеге белән бай. Шулар хакында яшь буынга җиткерү һәм үз халкыңның мәдәнияте, сәнгате белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан, мәктәбебездә төрле чаралар үтә. Әлеге чаралар аша укучылар Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша, милли кием тарихы, һөнәрчелек, милли ашлар, шулай ук фольклор һәм халык бәйрәмнәре турында тулырак мәгълүмат ала.

 Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында исә укучылар якыннанрак татар теле һәм тарих атналыгы кысаларында үткәрелгән чараларда, сыйныф һәм тәрбия сәгатьләрендә, тарих, әдәбият, музыка дәресләрендә таныша. Башлангыч сыйныф укучылары үз атналыкларында һәр ел саен үзенчәлекле итеп халкыбызның «Нәүрүз», «Карга боткасы» бәйрәмнәрен сәхнәләштереп күрсәтә. Йорт эше, столяр хезмәте, авыл хуҗалыгы хезмәте, тегү хезмәте атналыкларында укучыларыбыз халкыбыз һөнәрчелеге белән таныша, һөнәри бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулый. Чыгарылыш тугызынчы сыйныф укучылары укытучы Гәүһәрия Зәки кызы җитәкчелегендә теккән милли сәхнә күлмәкләре белән укучылар «Йолдызлык», «Без бергә» республика балалар иҗат фестивальләрендә уңышлы чыгыш ясый. Уку елы ахырында зур әзерлек белән мәктәп күләмендә оештырылган «Сабантуй» бәйрәмен дә балалар көтеп ала. 

Җәйге каникуллардан соң балалар кабат мәктәптә. Быел мин бишенче классларны кабул итеп алдым. Бу көннәрдә без мәктәп күләмендә үтәчәк «Сөмбелә» бәйрәменә әзерләнү белән мәшгуль. Көзге муллыктан сувенирлар ясау, мода күрсәтү, чыгышлар әзерләгәндә дә милли орнаментлар кулланырга, милли үзенчәлекләргә игътибар итәргә тырышабыз. Халкыбызга хас гореф-гадәтләр үрнәгендә укучыларны әхлаклы, намуслы итеп тәрбияли алсак иде.

Гыйбадуллина Зөлфия Мирзамөхәммәт кызы, 
Такталачык мәктәп-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев