Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Егерменче язлар... Егерменче чыгарылыш...

Ул әле бик яшь. Аңа нибары 20. 1991 елның 10 маенда үзенең тарих язмасын башлап җибәргән Актанышның 2нче урта мәктәбе бүген шатлык дулкыны эчендә кайный. Әйе, кечкенә, әмма шактый әһәмияткә ия зу-у-ур юбилеен каршылады ул! "Анда яхшы укыталар!" Кечкенә генә күрше кызым бар минем. Кечкенә дип... 4нче сыйныфта белем ала....

Ул әле бик яшь. Аңа нибары 20. 1991 елның 10 маенда үзенең тарих язмасын башлап җибәргән Актанышның 2нче урта мәктәбе бүген шатлык дулкыны эчендә кайный. Әйе, кечкенә, әмма шактый әһәмияткә ия зу-у-ур юбилеен каршылады ул!
"Анда яхшы укыталар!"
Кечкенә генә күрше кызым бар минем. Кечкенә дип... 4нче сыйныфта белем ала. Зөлфия. Авылыбызның гөрләп торган мәктәбен тугызъеллыкка әверелдерделәр дә, 11 сыйныф белем алырга теләүче укучылар район үзәк мәктәпләренә йөреп укырга мәҗбүрләр. Зөлфия белән дә шул темага сөйләшәбез. Зәңгәр күзле, озын толымлы, бит очларын сипкелләр бизәгән күршемнән дә киләчәктә кайсы мәктәптә укуын дәвам итәчәге хакында кызыксынам. Зөлфия ике дә уйламыйча:
-Актанышның икенче урта мәктәбендә! - дип җавап бирде. Мин исә һаман саен төпченәм:
-Ни өчен?
-Чөнки анда әйбәт укыталар!


Тарих битләрен актарганда...

Реклама

Моннан нәкъ егерме ел элек халык депутатларының район Советы карары нигезендә оешкан әлеге мәктәптә тиз арада көчле, бердәм коллекив туплана. Ул елларда 885 бала белем ала, аларга 56 укытучы белем һәм тәрбия бирә.
1995 елда мәктәп гимназия статусы ала. Укучыларга, өстәмә имтихан биреп, 1нче сыйныфтан 6нчы сыйныфка кадәр гимназия сыйныфларында уку мөмкинлеге тудырыла. Мәктәп эшчәнлегендә яңадан-яңа бурычлар туа, уку һәм тәрбия сыйфатын күтәрүгә дә әһәмият арта. 1995-1996 уку елын мәктәп 64 укытучы, 912 укучы белән башлап җибәрә. Сыйныфларны җиһазландыруга да аеруча зур игътибар бирелә.
1998 елда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан лицензия алуга ирешеп, мәктәп, районда беренчеләрдән булып, аерым фәннәрне тирән үзләштерүле мәктәп статусына лаек була.
Мәктәпне оештырып җибәрүче, 1991елдан 2007 елга кадәр аның белән җитәкчелек иткән тәүге директоры Рәфига Габит кызы Галиеваның тырышлыгы, энергиясе, ныклы белеме, эзләнүчәнлеге, яңалыкларга һәрчак йөз белән борылуы әле генә аякка басып килгән яшь коллективны бердәмлеккә, нәтиҗәлелеккә ирешүгә, уңышларга, зур җиңүләргә этәрә. Ул елларда мәктәп Татарстан Республикасының укучыларга белем бирү һәм аларны сәламәтләндерү программасын актив рәвештә гамәлгә ашыра. Конкурста уңышлы катнашып, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча мәктәп бронза, көмеш, алтын дәрәҗәләренә ирешә. 1999 елда "Ел мәктәбе" Бөтенроссия конкурсында җиңү яулый.
2007-2009 елларда төпле белем бирүче бердәм коллективы, көчле укучылары белән хөрмәт казанучы, күркәм тарихка ия әлеге мәктәпне Илшат Рәфит улы Вахитов җитәкли. Үз эшенең остасы, һөнәренең чын белгече булган яшь җитәкче мәктәпнең уңай традицияләрен дәвам иттерә. 2008 елда "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында уздырылган Бөтенроссия конкурсында катнашып, мәктәп җиңүче исемен яулый һәм 1 миллион сумлык грант ота.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 11 май, 2012 36 санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев