Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“ТАШНЫ “ДА ЯРЫР ӘЛЕ...: "Каенкай"да логопед төркеме шартларында ата-аналар белән хезмәттәшлек үрнәк итеп куярлык (+ФОТОЛАР)

Логопед төркеме тәрбиячеләре,ата-аналары бер зур“гаилә”гә берләште. Бу гаиләдәге бердәмлек,үзара теләктәшлек, “ташны “да ярыр әле...

Логопед төркеме шартларында сөйләм җитешсезлекләрен бетерүдә иң мөһим һәм аерылгысыз эш төре - логопед һәм ата-аналарның тыгыз элемтәдә булуы тора.Шуны истә тотып, безнең “Каенкай” балалар бакчасының логопед төркемендә ата-аналар белән эшкә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә бакчабызда балаларның сөйләм җитешсезлекләрен коррекцияләү юнәлешендә ике төркем эшли.

Уку елы башында “Әйдәгез,танышабыз!” дип аталучы җыелышларда ата-аналарны логопед төркем алдында торган бурычлар белән таныштырдык, бердәм эшчәнлек булганда гына теләгән максатка, нәтиҗәгә ирешеп булачагына аерым басым ясадык. Ә ел дәвамында исә ”Шаян телне уйнатыйк”, “Сөйләм җитешсезлеге булган балаларны грамотага өйрәтү”, ”Сүзле уеннар”, “Кулның вак моторикасын үстерүче уеннар” семинар-практикумнары уздырылды .Аларда ата-аналар бик теләп катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар ,үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Ата-аналар арасында уздырылган “Иң яхшы лэпбук” бәйгесендә логопед зурлар төркеме ата-аналары Әмирханова,Низамова , Латыйпова, Әһлетдинова Л. бай эчтәлекле, зәвыклы лэпбуклар ясап,җиңүче дип табылдылар. Логопед мәктәпкә әзерлек төркеме ата-аналары “Кулның вак моторикасын үстерү” проекты кысаларында уздырылучы “Иң яхшы кулның вак моторикасын үстерүче уен” бәйгесендә барысы да активлык күрсәттеләр.

Логопед зурлар төркеме тәрбиячеләре Сәлихҗанова Алсу, Габдрашитова Диләрә, музыка җитәкчесе Халилова Айназ әзерләгән “Гаилә” бәйрәмендә ата-аналар рәхәтләнеп күңел ачтылар,балаларының чыгышлары белән хозурландылар.

Әтиләр “Бәби төрү” ярышында җитезлек күрсәтсәләр, әниләр бергәләп “Бишек җыры”суздылар. Балаларның күзләрендә үз әти-әниләре,гаиләләре белән чиксез горурлану чаткылары җемелдәде. 

“Гаилә” темасына фронталь шөгыль уздырылганнан соң, ата-аналарның балалары белән мөстәкыйль эшчәнлекләре өчен логопедның өй эше биреме буенча балаларның ”Минем гаиләм” темасына ясаган рәсемнәре, ата-аналары ярдәме белән төзегән хикәяләре “Гаиләм-җылы учагым” стендында чагылыш тапты.

Бу көннәрдә рус телендә театр әзерләп,әниләрен, әбиләрен,апа-сеңелләрен яз бәйрәме - 8 март белән котлап, сөендерергә әзерләнә логопед мәктәпкә әзерлек төркеме.

Логопед төркеме тәрбиячеләре,ата-аналары бер зур“гаилә”гә берләште. Бу гаиләдәге бердәмлек,үзара теләктәшлек, “ташны “да ярыр әле...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев