Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Татар телчеләре мастер - класс күрсәтте

2 март көнне Бөтен Рәсәй күләмендә татар теле укытучыларының туган телне саклау, аның дәрәҗәсен тагын да күтәрү максатыннан мастер-класс бәйгесе оештырылды.

Безнең районда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 40 икәнен исәпкә алсак, бу бик аз сан, әлбәттә.

Катнашучылар исә үзләре кулланган укыту технологиясе буенча дәресләреннән өзек күрсәттеләр  һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

- Районыбызда 40 татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып, күбесе югары белемле һәм квалификацион категорияле. Укытучыларның һөнәри осталыкларын күтәрү максатыннан төрле бәйгеләр үткәрелә. Алар анда теләп катнашалар. Әлеге мастер-класс бәйгесендә җиңүче укытучылар республикада район данын яклаячак, -ди татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Ирина Солтанова.

Реклама

-Без бүгенге көндә бик тә катлаулы, болгавыр заманда яшибез. Татар теле сәгатьләрен кыскарту, кисү йөрәкне әрнетә. Хәзер ул дәресләрне туган тел дип атыйбыз. Укучыларга аның өй эшләрен дә рус телендә язып җибәрергә мәҗбүр булабыз. Шушындый авырлыклар килсә дә, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләрен югары дәрәҗәдә тоталар. Һөнәри осталыклары, методиканы яхшы белүләре белән аерылып торалар. Һәм башларын имичә, алга карап, укучыларга туган телне өйрәтү буенча зур эш башкаралар. Бу бәйгеләрдә дә, олимпиадаларда да укучылар яулаган урыннарда күренә. Бүгенге һөнәри осталык бәйгесендә дә сынатмаслар дип уйлыйм, - ди  бәйгенең жюри әгъзасы, Чуракай мәктәбе директоры,  татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Рамил Сәлахов.

- Әлеге бәйгедә беренче катнашуым. Аңа бик нык әзерләндем. Бүгенге көндә һәр татар теле укытучысы өчен актуаль булган әдәби әсәрләрне уку, укыту проблемасы һәм аны чишү юлларын коллегаларыма тәкъдим итәчәкмен. Һәр бәйге зур тәҗрибә. Башкаларның да мастер-классларын күреп, аңлап, өйрәткәннәрен куллану әһәмиятле дип саныйм, -ди сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Чулпан Шәрипова.

Жюри әгъзалары һәр укытучының чыгышын игътибар белән тыңлады. Үз таләпләреннән чыгып бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев