Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Татар Ямалысында 29 укучы 1,6 гектар мәйданда бакча үстерә

Татар Ямалысы мәктәбенең тәҗрибә участогы бик зур: 1,6 гектар мәйданны били. Шушы кадәр зурлыктагы участокны мәктәптәге 29 укучы һәм аларның укытучылары карап-тәрбияләп тора.

          2021-2022 уку елында Татар Ямалысы мәктәбендә 29 укучы белем ала. Аларга 11 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Төпле белем бирү белем бирү белән беррәттән, балаларга хезмәт тәрбиясе бирүне дә бик әһәмиятле, кирәкле гамәл дип саныйбыз.

         Мәктәп яны тәҗрибә участогы бик зур- 1,6 гектар. Күп өлешен бакча җиләге түтәлләре алып тора. Яшелчәләрдән суган, сарымсак, кишер, чөгендер, кәбестәне күпләп үстерәбез. Шулай ук кыяр, помидор, татлы борыч, кебек яшелчәләр белән төрле тәҗрибәләр үткәрәбез.

Бакчада язгы-көзге эшләрне технология дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытларда эшлибез. Ә җәй айларында әти-әниләр белән килешүләр төзү нигезендә, балалар бакчада җәйге практика үтәләр.

        Җыелган уңышны булдырылган кадәр сатып акча эшләргә тырышабыз. Ул акчаны ел буе узачак чаралар, бәйрәмнәрне уздыруга, бүләкләр, грамоталар алуга тотабыз.

Һәр елны көзге Уңыш бәйрәмендә иң яхшы эшләгән, иң тырыш укучыларыбызны истәлекле бүләкләр белән сөендерәбез. Алар барысы да бик тырышып эшлиләр, бүләксез калган укучыбыз булмый диярлек.

Шулай ук ел саен мәктәпнең косметик ремонтына да шушы җиләк-җимеш, яшелчә саткан акчалар тотыла. 

       Татар Ямалысы мәктәбе директоры Гөлназ Фәйрушина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев