Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Татарстан Республикасы мәгарифе – һәркем өчен мөмкинлекләр территориясе» - Актанышта республика август киңәшмәсе секциясенең пленар утырышы узды

Актаныш районында бүген «Татарстан Республикасы мәгарифе – һәркем өчен мөмкинлекләр территориясе» темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясенең пленар утырышы узды.

Утырыш эшендә онлайн аралашуда мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, министрлык вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре, район бүлекләре (идарәләре) башлыклары һ.б. катнашты. 
 
Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының юнәлешләр буенча урынбасарлары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе коррупциягә каршы мониторинг бүлеге мөдире Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев