Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр арткан

Укытучыларның хезмәт хакын күтәрергә грантлар һәм "май указлары"н гамәлгә ашыру ярдәм иткән. Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр арткан. Бу хакта бүген Казанда утырышта Халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты рәисе Юрий Прохоров хәбәр итте. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә Татарстан буенча уртача хезмәт хакы...

Укытучыларның хезмәт хакын күтәрергә грантлар һәм "май указлары"н гамәлгә ашыру ярдәм иткән.
Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр арткан. Бу хакта бүген Казанда утырышта Халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты рәисе Юрий Прохоров хәбәр итте.
Гомуми белем бирү учреждениеләрендә Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 24 559 сум тәшкил итә, укытучыларныкы - 29 848 сум, өстәмә белем бирү педагогика хезмәткәрләренең - 25 229 сум.
Докладчы сүзләренчә, "май указлары"н чынга ашыру һәм грантлар педагогика хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакларын шактый арттырырга ярдәм иткән.
"Бүген бу динамиканы югалтмаска һәм бары тик үсешкә омтылырга кирәк", - дип ассызыклады Прохоров.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/20/154663/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев