Актаныш

Татарстанда беренче сыйныф укучылары өчен 7 февральдән өстәмә каникуллар оештырылачак

1нче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар оештырыла.

Татарстанда 1нче сыйныф укучылары өчен 7-12 февральдә өстәмә каникуллар оештырылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1нче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар уку планы нигезендә оештырыла. Мәктәптә саф һавада уртак чаралар үткәрү күздә тотыла, балалар музей һәм театрларга, "Россия — минем тарих“ Тарихи паркына барачак», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: