Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Татарстанда татар теле укытучылары кыскартыла башлады…

Түрәләр татар телен укыту тирәсендә тавыш чыгармаска өндәсә дә, Татарстанда татар теле укытучылары инде кыскартыла башлады. Казанның Вахитов районындагы бер мәктәбендә генә дә өч укытучыга гариза язарга тәкъдим ителгән. Алар 30 октябрьдән инде эшкә чыкмаячак. Курку аркасында исемен һәм кайсы мәктәптән булуын әйтергә теләмәгән ханым бүген соңгы дәресен укытып кайтканын...

Түрәләр татар телен укыту тирәсендә тавыш чыгармаска өндәсә дә, Татарстанда татар теле укытучылары инде кыскартыла башлады. Казанның Вахитов районындагы бер мәктәбендә генә дә өч укытучыга гариза язарга тәкъдим ителгән. Алар 30 октябрьдән инде эшкә чыкмаячак. Курку аркасында исемен һәм кайсы мәктәптән булуын әйтергә теләмәгән ханым бүген соңгы дәресен укытып кайтканын әйтте.
"Бүген соңгы дәресемне укытып чыктым. Мәктәп мөдире өч татар теле укытучысына, шул исәптән миңа да, эштән азат ителүем турында әйтте. Аларга прокуратура тарафыннан 30 октябрьгә кадәр татар теле укытучыларын кыскарту турында хисап тотарга кушылган. Моны мәктәп мөдире шулай дип әйтте. Алар прокурор белән сөйләшкән, алар да басым астында. Татар теле дәресләре кыскартыла, димәк укытучылар да кирәкми. Мәктәптә 11 татар теле укытучысы иде, сигез кеше генә кала.
Мин яңа гына эшкә кердем, минем белән бергә пенсиягә чыгарга бер елы калган укытучыга да гариза язарга кушылды. Беребез дә гаризага кул куймадык әле. Ике ай безгә хезмәт хакы түләнәчәк, аннары ике атналык акча биреләчәк дип аңлатылды. Мин яңа эш эзлим", дип сөйләде ул Азатлыкка.
26 октябрь Казанда Татарстан Дәүләт шурасының чираттагы утырышында татар теле тирәсендә туган киеренкелеккә президент Рөстәм Миңнеханов та кагылып киткән иде. Ул Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйковка мәктәпләрдә тикшерүләр башлап «киеренкелек тудырдыгыз» дигән дәгъва белдерде.
25 октябрь Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмәдән соң Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов «Бер укытучыны да урамда калдырырга җыенмыйбыз», дигән иде.
чыганак: http://tatar-today.ru/2017/10/22831/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев