Реклама
Казанның Совет районы 178 нче Мәгариф үзәге базасында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Ел укытучысы-2015" республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы химия укытучысы дип Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Рузилә Гарипова табылды. Афәрин! http://aktanysh.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз