Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Тату сыйныф серләре» республика конкурсында район данын гимназия укучылары һәм ата-аналары яклаячак

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы узды.

              "Тату сыйныф серләре" республика конкурсы оештырыла башлаганга берничә ел. Елдан-ел әлеге бәйге мәктәп коллективлары арасында популярлаша. Чөнки конкурска әзерлек вакытында педагоглар, укучылар һәм ата-аналар үзара тыгыз аралаша, яңа сәләтләр ачыла, бердәмлек барлыкка килә.

           "Тату сыйныф серләре" конкурсының финал өлешендә зона этабында район мәктәпләре арасыннан сайлап алынган 10 коллектив катнашты. Зона турлары Татар Суыксуы һәм  Иске Богады мәдәният йортларында оештырылды.

         Бүгенге финал бәйгесендә иң-иңнәр арсында кызу көрәш барды. Нәтиҗәдә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф командасы I урынга лаек булды. Сыйныф җитәкчеләре- Чулпан Шәрипова.  Әлеге коллектив районыбыз данын иң элек зона турында яклаячак, максат - зоны турын уңышлы үтеп республика финалында чыгыш ясау, һәм әлбәттә, зур җиңүләргә ирешү. 

         Район туры җиңүчеләре буларак гимназия укучылары олы бүләккә лаек булды. Укучылар ата-аналары белән бергәләп Казан шәһәренә экскурсиягә барачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев