Актаныш

“Түбәтәй киегез, түбәтәй астына белем күп сыя“

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның ХI сыйныф укучысы Айдар Шәйхин күптән түгел генә "Умники и умницы" тапшыруында катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап, бөтен республика халкында үзенә карата тагын бер тапкыр хөрмәт хисләре уяткан иде. Инде менә тагын бер сөенечле хәбәр - Айдар Санкт-Петербург шәһәрендә тарих фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының финал...

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның ХI сыйныф укучысы Айдар Шәйхин күптән түгел генә "Умники и умницы" тапшыруында катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап, бөтен республика халкында үзенә карата тагын бер тапкыр хөрмәт хисләре уяткан иде. Инде менә тагын бер сөенечле хәбәр - Айдар Санкт-Петербург шәһәрендә тарих фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының финал этабында катнашып, абсолют җиңүче дип табылды.
Айдарның уңышлары турында ишеткән саен, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның: "Кайда тууына карамастан, балалар бөтенесе дә сәләтле була. Бары тик ул сәләтне вакытында күреп алып, үсүенә булышырга һәм мөмкинлек кенә тудырырга кирәк", - дигән сүзләре искә төшә.
Айдар тумышы белән Әтәс авылыннан. Ә гуманитар-интернат мәктәпкә ул Иске Кормаш мәктәбендә укыган вакытында килә. Һәм биредә үзенә бөтенләй башка тормыш, башка мөмкинлекләр таптым дип саный. Дөрес, Иске Кормаш мәктәбе укытучыларын да хөрмәт белән искә алды ул. Ләкин мөмкинлекләр ягыннан гуманитар гимназия-интернат, әлбәттә, өстенрәк. Биредә укый башлагач, аның тарих фәне белән ныклап кызыксынганын күргән тарих теле укытучысы Миләүшә Абдуллина егеткә бар яктан да ярдәм итәргә тырыша. Фән олимпиадаларында катнаштыра. Вакытын да, көчен дә кызганмыйча Айдар белән шөгыльләнә. Төрле материаллар табу өстендә эшли. IХ сыйныфта укыганда ук Айдар тарих фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасында катнашу бәхетенә ирешә. Ул елны призлы урыннарга керә алмый. Узган ел, Х сыйныфта укыганда, призер була. Һәм алдына җиңүче булганчы тырышырга дигән максат куя. Быел исә Айдар максатына иреште: абсолют җиңүче булды. Әлеге уңыш район өчен генә түгел, шулай ук Республика өчен дә сөенечле вакыйга.
Айдар әлеге җиңүдән нинди хис-тойгылар белән кайткан, шуларны белү теләге белән үзе янына ашыктык.
Безне, һәрвакыттагыча, тыйнак, үз-үзенә нык ышанган, төпле фикерле, сүзен үлчәп кенә сөйләүче егет каршы алды.
- Айдар сине әлеге җиңүең белән чын күңелдән котлыйбыз. Олимпиададан нинди тәэсирләр белән кайттың, җиңү авыр бирелдеме?
- Тарих фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасы 14нче тапкыр үткәрелә. Быел ул 28 марттан 2 апрельгә кадәр дәвам итте. Биредә 51 регионнан 241 укучы көч сынашты. Авырлыгына килгәндә, олимпиадалар район турыннан ук җиңел димәс идем. Чөнки анда катнашучы һәркем җиңү өчен тырыша. Санкт-Петербургта да барыбыз да һәр балл өчен тырыштык. Биремнәр, гадәттә, көтелмәгәнчә була. Шундый булыр, дип уйлыйбыз, бөтенләй башка төрле бирем бирәләр. Шул көтелмәгән темаларны искә төшереп, ерып чыктык. Аннан соң да аппеляцияләргә биреп, үзеңнең җавабыңның дөреслеген расларга туры килде.
- Белүебезчә, олимпиада өч өлештән торган, шулаймы?
- Әйе, башта теоретик өлеш булды. Анда тест рәвешендәге сорауларга җавап бирәсең. Икенчесе - эссе һәм тарихи тикшеренү эше яздык. Өченчесе - тарихи документка нигезләнеп бер сәгать эчендә дүрт минутлык чыгыш ясадык.
- Айдар, тарихка шул тикле мәхәббәт каян килә?
- Тарихка мәхәббәт дигәндә аның бик кызык ягы да бар. Тарих ул - бердән, фән, икенче яктан, үткәннәребез, өченчедән, аны публицистик жанр дияргә мөмкин. Тарихта гыйбрәтле вакыйгалар шул тикле күп. Үзебезгә үрнәк итеп карардайлары да шактый. Тарих хәзерге булган вакыйгаларның төбенә төшеп карарга мөмкинлек бирә. Мин тарихны шуның өчен яратам да инде.
- Укытучыңның ярдәмен нык сиздеңме?
- Әлбәттә, мин Миләүшә Мәгъсүм кызына чын күңелдән рәхмәтлемен. Аның хуплавыннан, тырышлыгыннан башка мондый уңышка ирешә алмас идем. Ул үзенең вакытын кызганмыйча башта төрле китапларны укып чыга, аннан миңа, менә бу җирен яхшылап укы әле, дип киңәш итә. Әлеге җиңүемдә укытучымның өлеше әйтеп бетергесез зур.
- Тарихны яратучы башка укучыларга нәрсәләр тәкъдим итәр идең?
- Иң мөһиме, иренмәскә, тарих турында әйтелгән җиңел фикерләргә генә карамыйча, төпкәрәк төшеп эзләнергә кирәк. Безнең дәреслекләрдә материаллар бик нык җиңеләйтеп, гадиләштереп бирелә. Ә эзләнә башласаң, ул шундый кызык һәм катлаулы икән. Вакыйга эчендә вакыйга булган. Сәяси вакыйгалар гына түгел, ә гади кешеләр турындагы язмаларга игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, патша, ә ул шундый кызык кеше һәм аның тормышы да бик кызыклы булган. Яисә гади авыл кешесе. Ул да тарихның бер өлеше. Шундый моментларга игътибар итсәләр, тарихны сөюче яшьтәшләрем аны тагын да ныграк яратачаклар һәм уңышларга ирешәчәкләр.
- Быел син бит әле рус теле һәм җәмгыять белеменнән дә фән олимпиадасының республика этабында призер булдың. "Умники и умницы" тапшыруында да катнаштың. Шушы тикле уңышлардан башың әйләнмиме?
- Иң куркынычы да нәкъ менә уңышлардан баш әйләнү. Баш әйләнеп китсә, егылуың да бик тиз. Укытучыларыма зур рәхмәт. Башым әйләнеп киткән вакытларда башыма "сугып" тордылар. Ике айдан мин мәктәпне тәмамлыйм. Мөмкинлектән файдаланып, гимназиягә, миңа түзгән укытучыларыма, сыйныфташларыма ихластан рәхмәтлемен. Алар мине хуплап, көч биреп тормаса, үзем генә бернигә дә ирешә алмас идем.
- Мәктәпне тәмамлыйм, дидең. Яшь тарихчы үзенең киләчәген ничек күз алдына китерә икән?
- Бу катлаулы сорау. Әлеге җиңүче дипломы бик күп мөмкинлекләр бирә. Ләкин әле үзем уйлау стадиясендә. Тик шуны беләм: кайсын сайласам да, тарихтан читкә китмәячәкмен. Белеп торам, киләчәгем тарих белән бәйле булачак. Һәм фән белән шөгыльләнермен, димен. Аеруча үзем яраткан өлкә - диннәр белеме белән. Ул бүген актуаль фән. Татарстанга диннәр белеме буенча бер яшь галим комачауламас дип уйлыйм.
- Бәлки сине Мәскәү тартадыр...
- Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләр тарта. Җиңү яулагач, чакыручылары да булды. Тик миңа Казанда мөмкинлекләр күбрәк булачак. Диннәр белеме Казанда актуаль. Әниемнән дә бик еракка китәсем килми.
- Санкт-Петербург синдә нинди тәэсирләр калдырды?
- Соры һәм бик моңсу шәһәр дияр идем. Әлбәттә, ул бик матур. Олимпиада өчен уңайлы шартлар да булды. Тарихи шәһәр буларак, олимпиада да аңа кагылышлы сораулар бар иде. Киткәнче үк бу шәһәр турында мәгълүмат тупладык. Музейларда йөргәндә, бу картинаны дәреслектә күргән идем бит, дип уйлап йөрдем. Әлбәттә, бик күп тәэсирләр белән кайттым.
- Гел китап уку арытмыймы?
- Әгәр гел укып кына торсаң, башыңа кергәне дә чыгып китәргә мөмкин. Башны ял иттерә белергә кирәк. Үзем көн дә "Бүләк" лагереннан гимназиягә җәяү чыгам, җәяү кайтам. Бу миңа нык файда. Башым да ял итә, сәламәтлегем дә ныгый.
- Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сиңа, Айдар.
- Рәхмәт.
Миләүшә Абдуллина, тарих фәне укытучысы:
- Иң элек Айдарга зур рәхмәт әйтәсем килә. Зур көч куйды. Тырышты, эзләнде, бик күп укыды, әйткәнне тыңлады. Шуны әйтәсем килә: түбәтәй киегез, түбәтәй астына белем күп сыя, - дип елмайды укытучысы. - Әлеге уңыш күп елларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Аңа бер укытучы гына әзерләндереп ирешеп булмый. Безнең китапханә бик бай. Татар регионы булгач, безгә эссе язу проблема иде. Мәктәп директорыбызга рәхмәт, ул үзенең каналлары аша бик көчле мөгаллим Юрий Лазаревка алып барды. Аннан республика үзе дә ел саен өйрәтү курслары үткәрә.
- Айдар Бөтенрәсәй фән олимпиадасында җиңеп чыккан беренче укучыгызмы?
- Җиңүче буларак беренче, ә катнашучылары бар иде. Илдар Бакиров һәм Илгиз Вәлиев катнашып, уңышлы гына чыгыш ясаган иделәр.
- Айдар артыннан баручы, аны алыштырырдай укучылар тагын бармы?
- Миңа Ходай гел яхшы укучылар биреп тора. Мин аларны күреп алып, югалтмаска тырышам. Гимназиядә андый тырыш укучылар бик күп. Уңышлары да бар.
Артур Галиәхмәтов, гуманитар гимназия-интернаты директоры:
- Айдар - бар яктан да килгән, сәләтле, тырыш укучы. Уку белән шөгыльләнү өстенә, аның оештыру, лидерлык сәләте дә көчле. Гимназиядә чыгып килүче "Ак җилкән" газетасын шактый еллар инде Айдар җитәкли. Әле ул проектлар белән дә шөгыльләнә. Аның "Гыйлем" проекты "50 инновацион идея" бәйгесендә җиңеп чыкты. Безнең гимназиянең миссиясе - уңышка омтылыш уяту. Башка укучыларыбыз да олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Быел 17 призлы урыныбыз бар. Әгәр без укучыларда уңышка омтылыш уята алабыз икән, үзебезнең миссиябезне үтибез дигән сүз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: