Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ТДИ, БДИ, ДЧИның 2023 нче елга расписаниясе расланды

Документ нигезендә, 2023 елда БДИ вакытыннан алда бирүчеләр өчен 20 нче марттан 19 нчы апрельгә кадәр узачак, төп өлеше – 26 нче майдан 1 нче июльгә кадәр, өстәмә өлеше - 6-19 сентябрьдә.

 

 

 

26 нчы майда БДИның төп чорын география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнар ача. Мәгълүмат һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре һәм “Говорение” бүлеге буенча БДИ үткәрү өчен, гадәттәгечә, бердәм расписание буенча имтихан ике көн каралган. Чит телләр буенча БДИ бүлеген 16 һәм 17 июньдә, информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре буенча БДИ - 19 һәм 20 июньдә уздыру планлаштырыла. Бу әлеге фәннәр буенча биремнәрнең компьютерларда башкарылуы белән бәйле.

Рус теле буенча БДИны 2023 елда 29 нчы майда уздыру планлаштырыла. База һәм профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИны бер көнне - 1 нче июньдә үткәрү планлаштырыла.

Тарих һәм физика буенча имтиханнар 5 нче июньдә, җәмгыять белеме буенча  8 нче июньдә, чит телләр,  биология һәм язма өлеше буенча БДИ - 13 нче июньдә үткәреләчәк.

9 нчы сыйныф укучылары өчен имтихан үткәрү шулай ук өч чорга бүленгән: вакытыннан алда (21 нче апрельдән 16 нчы майга кадәр), төп (24 нче майдан 1 нче июльгә кадәр) һәм өстәмә (4-23 сентябрь).

2023 елның имтихан кампаниясенең төп чоры 1 нче июльдә тәмамланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев