Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Технология техникумы дәшә

Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркемгә таныш. Абитуриентлар өчен ул быел 40 нчы тапкыр үз ишекләрен ача. Бүген ул нинди сулышта яши, алдагы уку елында нинди үзгәрешләр, яңалыклар көтелүен белергә теләп, технология техникумы директоры урынбасары Гөлнур Әмировага мөрәҗәгать иттек....

Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркемгә таныш. Абитуриентлар өчен ул быел 40 нчы тапкыр үз ишекләрен ача. Бүген ул нинди сулышта яши, алдагы уку елында нинди үзгәрешләр, яңалыклар көтелүен белергә теләп, технология техникумы директоры урынбасары Гөлнур Әмировага мөрәҗәгать иттек.
- 9 сыйныф базасында һәр елдагыча, тракторчы-машинист, пешекче, кондитер, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, гомуми туклану продукциясе технологиясе, хисапчы белгечлекләре буенча укучылар җыябыз, чимал һәм продукция хәзерләүче, куллану товарларына экспертиза үткәрүче һәм товаровед, тегүче һөнәрен сайлаучылар да безгә килә алалар. Яңа стандартларда урта һөнәри белем алу барышында эшче һөнәрләрен дә үзләштерү каралган.
- Күп кенә укучылар 9 сыйныфны тәмамлагач читкә, шәһәргә китү ягын карый. Моңа мөнәсәбәтегез...
- Балаларыньң әлеге фикерен әти-әниләр дә хуплый, ләкин балаларын шулай иртә читкә җибәреп ата-
аналар ялгыша дип уйлыйм, чөнки, беренчедән әле 18 яше дә тулмаган үсмер кайда яхшы, кайда начар, нәрсә дөрес яки нәрсә дөрес түгел икәнен теоретик яктан белсә дә, практикада ул төрле ситуацияләрдә үзен башкача тотуы ихтимал, ялгышу ихтималы да зуррак була, аннары, бала әти-әни яныннан никадәр иртә чыгып китсә, шулкадәр тизрәк аны чит мохит үз эченә ныграк җәлеп итә, икенче төрле әйткәндә йолкып ала, әти-әнигә, туган туфрак, туган җиргә карата изге хисләр суына төшә, икенчедән, читкә китеп уку гаилә бюджетына шактый зур чыгымнар белән бәйле бит, бездә уку, тулай торакта яшәү, ашау бушлай, юл чыгымнары да азрак. Шул сәбәпледер дип уйлыйм, бездә чит җирлекләрдән, башка районнардан килеп укучылар шактый.
Аннары читкә китеп укырга кергән укучылар еш кына ярты ел да үтми безнең техникумга кайтып мөрәҗәгать итәләр, без инде профиле туры килгән очракта гына алабыз. Шуңа күрә, әти-әниләр баласын читкә чыгарып җибәргәнче, ныграк уйлансын иде, ул алар янында булганда үзләренә дә тынычрак, эштә булышырга да, өйрәтергә дә уңайлырак, безнең техникумда һәркемгә физик яктан ныгырга да, шәхес буларак үсәргә дә тулы мөмкинлекләр бар, ә иң мөһиме - кулында тотып эшләргә эше була.
- Техникумны тәмамлаган укучыларга эшкә урнашу жиңелрәк дип уйлыйсызмы?
- Әлбәттә, шулай. Техникумда яхшы гына укып чыкса, югары уку йортына керергә дә, анда укырга да җиңелрәк булачак. Алган һөнәрләре буенча укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә теләгән укучыларга бигрәк тә уңайлы, алар әңгәмә шартларында 3-4 нче курска укырга күчәләр. Бүгенге көндә югары уку йортын тәмамлап та эш таба алмый йөрүчеләр бик еш очрый, ә безнең техникумны тәмамлап эшкә урнашу күпкә җиңел дип уйлыйм.
- Гөлнур Якуповна, сезнең уку йортында укучыларга теоретик белем бирү белән рәттән, алган белемнәрен гамәлдә ныгытуга да бердәй игътибар бирелә.
- Укучылар уку барышында ук хуҗалыкларда гамәли күнекмәләр үтә, оешма, предприятиеләргә экскурсиягә бара. Әле күптән түгел генә бер төркем укучы, бездә эшләп килгән яшьләр бизнес клубы әгъзалары, районның бик яхшы бер гомуми туклану предприятиесендә үзләрен шеф-повар сыйфатында күрделәр.
Һәр укытучы эш программасында укучыларны эш бирүче оешмалар белән таныштыру, алар белән ныклы элемтә булдыру, эш барышында катнашуны планлаштыра һәм шуның нигезендә эшли.
- Укучыларыгыз конкурс-бәйгеләрдә дә актив катнашалар бит әле.
- Безнең республика, шул исәптән үзебезнең техникум укучылары да өченче ел рәттән эшче һөнәр үзләштерүчеләрнең world Skils чемпионатында катнашып килә. Анда быел да безнең техникум укучылары һәр төр юнәлеш буенча уңышлы гына катнашты. 124а төркеменнән Альберт Маров - тракторчы - машинист, машина йөртүче, 0231т төркеменнән Илсур Минһаҗев пешекче, кондитер һөнәре буенча аерым номинацияләрдә җиңү яулап кайттылар. Аларга алдагы елда югары уку йортына керү өчен сертификатлар тапшырылды.
- Уку йортыгызда якын киләчәктә нинди үзгәрешләр көтелә?
- Актаныш технология техникумы республикада ресурс үзәкләре булдыру программасына кертелде, шуңа күрә техникумда үзгәрешләр булачак, ул техникум бинасына капиталь ремонт ясауда, матди техник базаны яңартуда да, уку-укыту эчтәлегендә дә чагылыр, дип уйлыйм.
- Әле сездә түләүле курслар да эшли. Аларында нинди белгечлекләр буенча укытасыз?
- Төп сайлаган һөнәргә өстәмә рәвештә, теләге булган укучыларга электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, электрик, пешекче, төрле категориядәге машина йөртүче, тракторчы-машинист һөнәрләренә түләп укырга мөмкин булачак. Безнең укучыларга ташлама каралган. Укулар кич белән, эштән соң оештырыла, шуңа күрә безнең укучылардан тыш, теләгән һәркем укый ала. Хуҗалыклар белән килешү нигезендә дә эшлибез.
- Гаризаларны кайчан кабул итәсез?
- Укырга теләге булганнарның гаризаларын 17 июньнән кабул итә башлыйбыз. Лицензиябез 2014 елның 29 сентябреннән, аккредитация 2014 елның ноябрендә үтелгән. Теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр. Белешмә ечен телефоныбыз: 3-15-52.
- Гөлнур Якуповна, әңгәмәгез өчен рәхмәт, технология техникумында укырга теләүчеләр күп булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев