Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Техник иҗат белән рухланып!

Автомодельләштерү төшенчәсе–катлаулы да, шул ук вакытта бик кызыклы да икән ул. Бүген 4нче мәртәбә әлеге юнәлештә ярышлар оештырылды.

                                   Балалар машиналарны схемалар буенча җыярга гына түгел, аларны электроника белән тулыландырырга да өйрәнгән. Актанышның “Иман” спорт комплексында узган ярышларда барысы 7 команда һәм аерым конкурсантлар катнашты.

                                   Алар Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән, Ютазы, Алексеевск районнарыннан һәм үзебезнең Актаныштан иделәр. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар булсалар да, бер дә ким түгелләр икәнен бу чара–ачык дәлил итә!

Владислав Осипов, Минзәлә шәһәре:

 

Мин электр моторына җайланган машинам белән катнашам. Алдан әзерләндем, детальләр җыеп, проводларны тиешенчә ялгап ясадым. Тәүге тапкыр бәйгедә катнашам, моңа кадәр тамашачы гына булганым бар иде.

 

                                 

                                    Рәсми чыгышлар белән районыбызның мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, балалар иҗат үзәге педагогы Дилшат Мөхәммәдиев чыктылар.

 

Анна Паромонова һәм Елизавета Черкесова, Алексеевск районы:

 

Актаныш–искиткеч матур, әйбәт каршыладылар безне. Бик ошады ярыш. Модельләрне үзебез эшләдек.

 

                                   Ярышларның партнёры һәм спонсоры–Татарстан Республикасының Яр Чаллы ДОСААФ автомәктәбе җитәкчесе Марат Нуриманов, автомәктәп белгече Гөлфидә Мәхмүтова ярышчыларга зур уңышлар теләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

                                   Чараның патриотик әһәмиятен дә әйтеп узу, дөрес булыр. Гимн белән башланып китте, район мәдәният сарае сәнгатькәрләре чыгышлары белән күркәм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев