Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Технология техникумында райондашларыбызны WorldSkills халыкара стандартлары буенча яңа һөнәргә өйрәтәләр

Ләйсән Таҗетдинова бүген өченче һөнәренә өйрәнә, технология техникумында поварлык серләренә төшенә ул.

            Ләйсән вакытында Минзәлә педагогия колледжында, узган ел технология техникумында бер ел дәвамында хисапчылыкка укыган. Соңгы вакытта Актанышның беренче санлы мәктәбе ашханәсендә эшли. Мәктәп директоры ашханә хезмәткәре буларак осталыгын арттыру өчен технология техникумында курслар башланачагын әйткәч, ике дә уйламыйча биредәге дәресләргә килгән.

 

- Поварлык миңа ошый, тәмле итеп ашарга әзерли белү һәр хатын-кызга кирәк. Ә эшемне мин киләчәктә пешекче булып дәвам итәргә уйлыйм,-ди Ләйсән.

 

        Ләйсәннең остазы Лилия Вәлиева тагын 4 хатын-кызны һөнәри югарылыкта поварлыкка өйрәтә.

Шимбә-якшәмбеләрсез, көн саен 8 сәгать дәвамында ризык әзерләү буенча белгәннәрен студентларына җиткерә. Курсларның дәвамлылыгы 144 сәгать. Һәр көнне төрле эчтәлектәге рецептлар буенча эш итәләр. Бүген эчлек салып балык какладылар. Моның өчен "WorldSkills" стандартлары буенча техникум мәйданында барлык җиһазлар һәм мөмкинлекләр дә бар.

- Элек хисапчы булып эшләдем. Яңа һөнәрем үземә бик ошый, кызыклы итеп өйрәтәләр,- ди Мин Татар Суыксуыннан килеп укучы Эмма Шәрәфетдинова. 

 

           Технология техникумы "Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү проекты"на проектына катнашып, һөнәргә өйрәтү буенча укулар башлап җибәрде.  Укуның күпчелек өлешен- 70 процентын гамәли дәресләр алып тора. Уку йорты Россия Федерациясендә игълан ителгән милли проект кысаларында "Поварлык эше", "Хисапчылык эше", "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү"- барысы 3 компетенциядә район халкын һөнәргә өйрәтү хокукын алды.  Моның өчен техникум җитәкчелеге һәм эксперт-укытучылар үзләре дә курслар һәм уку йорты халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүдә катнашу өчен "WorldSkills" агентлыгында аккредитация узган. 


 

           Кемнәр техникумда яңа һөнәр үзләштерә ала соң? Программада 50 яше  тулган һәр кеше катнаша ала. Шулай ук армия сафларыннан кайткан яки укуларын тәмамлап 4 ай эшкә урнашмаган егет-кызлар, 3 яшькә кадәрге баласы булган, хәзерге вакытка кадәр эшләгән хатын-кызлар; 7 яшькә кадәрге баласы булган, әмма эшләмәгән хатын-кызлар; укуны тәмамлагач, эшкә урнаша алмау куркынычы булган студентлар да яңа һөнәргә дәгъва итә ала. 

          Технология техникумында һөнәри белем алу өчен "Работа в России" порталында теркәлергә кирәк. 15 райондашыбыз шул рәвешле Актаныштагы эш белән тәэмин итү үзәге аша укырга килде. 4 хатын-кыз "Пешекче эше", 5 кеше "Хисапчы эше", 5 ир-егет һәм 1 хатын-кыз "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү" компетенциясе буенча укый.

         Ир-егетләрне генә күрергә өйрәнгән механизаторлык курсларында бердәнбер хатын-кыз Алсу Камалова белән сөйләшеп алдык. Алсуга механизатор эше кечкенәдән таныш, әтисе белән ел саен урып-җыюда катнаша. Курсларда укып таныклык алгач, ул "Наратлы" хуҗалыгында "Полесье" комбайны белән азыгы әзерләүдә катнашачак.

 "С" категорияле таныклык алу өчен укулар 15 июньдә башланып киткән һәм сентябрь аена кадәр дәвам итә. 

            Хисапчылыкка исә 256 сәгать дәрес билгеләнгән. "1-С" программасына һәм хисап эшләргә тирәнтен өйрәнгәннән соң студентлар имтихан тапшырачак.

- Бездә укырга теләүчеләр күп булды. Ләкин критерийларга туры килмәү сәбәпле кабул ителмәделәр. Бүген хисапчы хезмәтенә ихтыяҗ бик зур, - ди остаз, "WorldSkills" стандартлары буенча имтихан алучы баш эксперт Гөлназ Фәхразыева. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев