Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Технология техникумында бүген «Минем һөнәрем-минем язмышым» республика бәйгесе уза

Бүген районыбызның технология техникумында «Минем һөнәрем-минем язмышым» республика бәйгесе уза. Бәйгедә Түбән Кама шәһәренең күппрофильле көллияте, Чирмешән аграр техникумы, Сарман аграр колледжы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Азнакай политехника техникумы, Арча агросәнәгать колледжы һәм, әлбәттә, үзебезнең техникумы студентлары осталыкларын сынаячак.

                "Минем һөнәрем-минем язмышым" бәйгесе "Пешекче эше" һәм "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенцияләре буенча ике этапта оештырыла.

                 Беренче этапта технология техникумының жюриена студентлар сайлаган һөнәрләре турында презентация юллаганнар. Электрон тәкъдим итүдә егетләр-кызлар сайлаган һөнәрләренең тарихын сурәтләгән, Татарстан Республикасында тоткан урынын гы билгеләгәннәр. Ни өчен бу һөнәрне сайлаулары турында аңлатканнар. Онлайн этапта җиңү яулаган студентларга  бәйгенең икенче этабына чакыру юллаганнар.

Бүген технология техникумының мәҗлесләр залында бәйгене ачу тантанасы узды. Технология техникумының бүгенге эшчәнлеге белән видеоязмада танышканнан соң кунаклар студентларның сәхнә осталыгын да карады.

Техникум директоры Ландыш Шәмсунова бәйгедә катнашучыларны сәламләп  "Ярышта катнашу үзе бер җиңү, икенгче этапта да каушамыйча уңышларга ирешегез", диде.

             Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова технология техникумының район мәгариф учреждениеләрендә укучы, тәрбияләнүче балалар өчен профориентация үзәге булып торуын әйтте. "Биредә һөнәри белем бирүче уку йортларының үзара дуслыгы барлыкка килә, студентлар бәйгедән тыш та бер-берсе белән элемтәләр булдырып аралаша башлый", дип һөнәри бәйгенең әһәмиятен билгеләп узды.

    "Минем һөнәрем-минем язмышым" бәйгесенең максаты- яшьләрдә эшче профессияләргә карата мәхәббәт уяту, эшче һөнәренең дәрәҗәсен, абруен арттыру. 

Студентлар бәйгегә әзерләнгәндә сайлаган һөнәрләренең нечкәлекләренә төшенә, кызыксыну уяна, киләчәктә шушы өлкәдә уңышларга ирешүгә нигез салына.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев