Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Технология техникумында «Үз һөнәренең остасы» конкурсы узды

Уку йортыбызның матур традициясе - «Үз һөнәренең остасы» конкурсы. Әлеге бәйге техникумда укучы егетләр-кызлар арасында үткәрелеп, үз юнәлешләре буенча һөнәри осталыкларын билгеләүне алмаксат итеп куя.

Булачак һөнәр ияләре бүген 6 мәйданчыкта көч сынаша. Бәйге 6 компетенция буенча уздырыла:пешекче эше, эретеп-ябыштыру, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, икъдисадчы, ветеренария һәм электрлаштыру юнәлеше.

Бэйге техникумыбыз директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунованың матур теләкләре белән башланып китте: "Сез, кадерле студентлар, уку йортыбызны сайлаган хезмәткә гашыйк кешеләр. Киләчәктә үз һөнәрегезнең файдасын күреп, эшегездән тәм табып яшәргә язсын. Бүгенге бәйгедә иң-иңнәр катнаша, уңышлар сезгә!"

Эш мәйданчыкларында ярыш гөрли...Пешекче егет-кызлар тәмле, уникаль ризыклар әзерли, эретеп ябыштыручы егетләребез тимердән матурлык тудыра, шоферлар исә машина иярли...Бар җирдә осталык һәм ныклы әзерлек сизелә. Бәйгегә әзерләгән остазлар студентлары өчен җан ата. 

Нәтиҗәләр матур булыр дигән ышанычта калабыз, катнашучыларга уңышлар телибез!

Зилә Нәгыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев