Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"ӘТИ ХАКЫ": Фәрит Салихов бәйге җиңүчеләренә велосипедлар тапшырды!

«Шәһри Казан» газетасының Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә уздырган «Әти хакы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйге апрель аенда башланган идее дип яза “Шәһри Казан” интернет басмасы. 


Укучыларыбызның әтиләрен мактап-данлап язган язмалары газета битләрендә дөнья күрде. Әлеге эшләрне исә фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре катнашындагы жюри әгъзалары бәяләде. 

Һәм иң яхшы мәкаләләр дип Нурлат районының Биккол авылында яшәүче Гөлүсә Әһлиуллинаның, Актаныш районының Актаныш авылыннан Эльвира Сабированың, Актаныш муниципаль районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының VIII сыйныф укучысы Ләйсән Сәләхованың, Баулы районыннан Миләүшә Хәлиуллинаның язмалары иң яхшылары дип табылды.
 
Әлеге дүрт җиңүчебезне без редакциягә кунакка дәштек. “БлогаДарение" хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов җиңүчеләргә велосипедлар тапшырды.

Җиңүчеләребезне тагын бер кат котлыйбыз һәм киләчәктә дә алардан матур язмалар көтеп калабыз.
 

чыганак: http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/shri-kazan-uzdyrgan-ti-khaky-bygese-ichelren-velosipedlar-tapshyryldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев