Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Әти-әниләрнең шәхси мәгълүматларын таратучы мәктәпләр билгеле булды

Укучыларның әти-әниләре турында шәхси мәгълүматларны интернетка урнаштырган мәктәпләрне тикшерү эше бара. Исегезгә төшерәбез, бер атна элек интернетта Татарстан мәктәпләре укучыларының шәхси мәгълүматлары: укучыларның туу көннәре, гаиләдә ничә бала тәрбияләнүе, тору адреслары, ата-аналарының исем-фамилиясе һәм эш урыннары турында мәгълүматлар таралды. Тикшерү күрсәткәнчә, бу документларны балаларның сыйныф җитәкчеләре Чаллы шәһәренең башкарма комитеты...

Укучыларның әти-әниләре турында шәхси мәгълүматларны интернетка урнаштырган мәктәпләрне тикшерү эше бара.
Исегезгә төшерәбез, бер атна элек интернетта Татарстан мәктәпләре укучыларының шәхси мәгълүматлары: укучыларның туу көннәре, гаиләдә ничә бала тәрбияләнүе, тору адреслары, ата-аналарының исем-фамилиясе һәм эш урыннары турында мәгълүматлар таралды. Тикшерү күрсәткәнчә, бу документларны балаларның сыйныф җитәкчеләре Чаллы шәһәренең башкарма комитеты боерыгы нигезендә әзерләгән булганнар.
Бу хокук бозу очраклары Татарстанның алты районында булган дип фаразлана. Актаныш, Балык Бистәсе, Минзәлә, Буа һәм башка районнарда күзәтү органнары хәзерге вакытта тикшерү эше алып бара.
чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/63266-әti-әnilәrneң-shәhsi-mәg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев