Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Тиздән, бик тиздән...

Берәүнең нарасые әле бакчага гына йөри, ә икенченеке инде XI сыйныфны тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга җыена. Әле февраль генә... Әмма вакыт дигәнең туктап тормый, үз көенә генә бара да бара. Тиздән, бик тиздән мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлар.Имтихан бирү мәшәкатьләре укучыларның үзләренең генә түгел, аларның мөгаллимнәренең, ата-аналарының, хәтта әби-бабайларының да...

Берәүнең нарасые әле бакчага гына йөри, ә икенченеке инде XI сыйныфны тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга җыена.
Әле февраль генә... Әмма вакыт дигәнең туктап тормый, үз көенә генә бара да бара. Тиздән, бик тиздән мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлар.Имтихан бирү мәшәкатьләре укучыларның үзләренең генә түгел, аларның мөгаллимнәренең, ата-аналарының, хәтта әби-бабайларының да күзләреннән йокыларын качырыр. Әйе, бердәм дәүләт имтиханнары чыгарылыш укучыларын тәмам куркуга салуын дәвам итә. Өстәвенә, әлеге имтиханнарның елдан-ел төрле үзгәрешләргә дучар ителүе дә сорау арты сорау тудыра: быел ни кыланырлар да ниләр уйлап чыгарырлар, янәсе. Узган ел районыбыз мәгариф хезмәткәрләре белән очрашуында ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мәхмүт улы Мостафин чит тел фәне буенча да дәүләт имтиханы бирү мәҗбүри рәвештә куелачагы турында хәбәр итеп, күңелләргә шом салып куйган иде. Чөнки чит тел өйрәнү һәркем өчен үтә мөһим һәм кирәкле саналса да, авыл баласы өчен берникадәр авыррак тоеладыр, әлбәттә. Ләкин бу яңалык әлегә үз көченә кермәде.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 6 февраль, 2013 9 (9755) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев