Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Тиздән май һәм ... БДИ

Урамда яз. Инде апрель башы. Май-матурга да күп калмады. Кемнәрдер өчен яз - умырзая, шомырт, сирень чәчәкләре, кайберәүләргә - бакча мәшәкатьләре, ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен - "Соңгы кыңгырау" бәйрәме, төн йокыларын качырган имтиханнар... Әйе, чыгарылыш сыйныф укучыларын борчыган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - БДИ. Быел имтихан бирү тәртибенә нинди...

Урамда яз. Инде апрель башы. Май-матурга да күп калмады. Кемнәрдер өчен яз - умырзая, шомырт, сирень чәчәкләре, кайберәүләргә - бакча мәшәкатьләре, ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен - "Соңгы кыңгырау" бәйрәме, төн йокыларын качырган имтиханнар...
Әйе, чыгарылыш сыйныф укучыларын борчыган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - БДИ. Быел имтихан бирү тәртибенә нинди үзгәрешләр кертелгән, ул нинди формада һәм ни рәвешле үткәреләчәк - газета укучыларыбызны әлеге яңалыклар белән таныштыру максатыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Раниза Митҗан кызы Шакировага мөрәҗәгать иттек.
-Быел Татарстан Республикасы мәктәпләрендә 2, 5 меңнән артык 9нчы сыйныф укучысы татар теленнән имтиханны (дәүләт нәтиҗә аттестациясе - ДНА) яңа формада бирергә планлаштыра. Татарстан буенча 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар саны барлыгы 37 542. Алар өчен татар теленнән имтихан 2 формада үткәрелә. Әлеге яңа форма имтихан тестларга охшаган. 9 сыйныф укучылары 4тән дә ким, 5тән артык булмаган фәннән имтихан: рус теле һәм математика (мәҗбүри) яңа формада, татар теленнән (мәҗбүри, укучы сайлавы буенча традицион яки яңа формада), бер яки ике имтихан (укучы сайлавы буенча 9 нчы сыйныфта өйрәнгән фәннәрдән, шулай ук сәнгать һәм физкультура) бирәләр. Быел Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларына 14 гомумбелем фәненнән яңа формада имтихан тапшыру тәкъдим ителә: рус теле, математика, биология, физика, химия, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан), информатика һәм ИКТ, әдәбият. Ана телендә белем алган укучылар татар теленнән традицион формада изложение язалар. Рус телендә белем алган укучыларның татар төркеме диктант я изложение яза, ә рус төркеме билетлар буенча телдән тапшыра.
Җитди сәбәп белән килми калган һәм биремнәрен эшли алмаучылар өчен өстәмә көн каралган. Узган ел укуны тәмамлаучылар, ниндидер сәбәп белән имтихан бирә алмаганнар икән, июль аенда тапшыра алачаклар. Имтиханнар ике фәннән "2"ле булган очракта, яңадан дәүләт нәтиҗә аттестациясе формасында тапшыру мөмкин булачак. Татар теленнән имтиханны нинди формада бирүенә карамастан, яңадан бирү мөмкинлеге бары тик традицион формада, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән өстәмә вакытларда булачак.

Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 4 апрель, 2012 26 (9671) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев