Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Төп стратегик юнәлешләр буенча Актаныш мәгариф системасын үстерү» темасы астында август киңәшмәсе узды

Аның эшендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, район башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр, әлеге өлкә ветераннары катнашты.

1 сентябрь бәйрәме — быел башларыннан аерылып торачак. Төрле идеологияләр һәм илебезгә санкция басымы шартларында мәктәпләр үсешенең яңа алымына күчә. Алга куйган мөһим бурыч — яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Эшлекле чара «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе, ТР милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары чыгышлары, балалар бакчалары һәм мәктәпләр тарафыннан әзерләнгән күргәзмәр белән башланып китте. Һәр мәктәп бөек мәгърифәтчеләргә багышлаган баннер тәкъдим итте.

Алга таба район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда дәвам итте. Көн кадагындагы чыгышлар һәм докладлар яңгырады, мәгариф системасындагы яңа үзгәрешләр хакында бәян ителде.

Укытучыларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, төрле дәрәҗәләрдәге дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев