Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Тормышчан, кызыклы, яңалыкка бай

- Кызлар, вакытыгыз булса, керегез, бездә бүген КВН, - дип, Гөлфирә апабыз эндәшүгә йөгердек кенә, чөнки ул уздырган кечкенә генә чара да тау хәтле яңалык, файдалы киңәшләр, күңел күтәренкелеге бирә. Математика атналыгында да VII һәм VIII сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар ике генә сыйныфтан түгел икән, X сыйныф егет-кызлары -...

- Кызлар, вакытыгыз булса, керегез, бездә бүген КВН, - дип, Гөлфирә апабыз эндәшүгә йөгердек кенә, чөнки ул уздырган кечкенә генә чара да тау хәтле яңалык, файдалы киңәшләр, күңел күтәренкелеге бирә.
Математика атналыгында да VII һәм VIII сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар ике генә сыйныфтан түгел икән, X сыйныф егет-кызлары - хөкемдарлар, алтынчылар җиңүгә рухландырып торучылар булды. "7 - могҗизалы сан" темасы астында Гөлфирә Әхмәтшәех кызы бәйгене башлап җибәрде - бөтенебез аның үзенә җәлеп итә торган сөйләменә, яшьләрчә җитез хәрәкәтләренә, гүзәллегенә мөкиббән без. Вакыт сизелми дә! Укучылар тирләп-пешеп төрле биремнәр чиште, алар эшләгәннәрдән 7 саны турында бик күп мәгълүмат тупладык. Тормышыбызның һәр өлкәсе белән бәйле алар. Укучыларга кушылып без дә мисаллар чишәргә керешкәнебезне сизми дә калдык.
13 мартта мәктәп белән атналыкка йомгак ясадык. Стена газетасы чыгаруда, проектлар эшләүдә, математика турында хикәя, әкият язу бәйгесендә, кроссворд, ребус, чайнворд төзү, чишү, калькулятор кулланып гадәти булмаган арифметик гамәлләр башкару, бөек математикларның портретларын ясауда җиңүчеләр бүләкләнде.
Гөлфирә Әюпованың 43 еллык педагогик хезмәте олы хөрмәткә лаек. Ул 28 ел дәвамында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкарып, нинди генә очрашулар, төрле-төрле кичәләр үткәрмәде! Аның нәтиҗәле хезмәтенә ата-аналар да рәхмәтле. Сыйныф җитәкчесенең көндәлек мәшәкатьләре, көн саен уздырыла торган консультацияләр, һәр мөмкинлектән файдаланып өстәмә дәресләр үткәрү, балаларның өйләренә йөрүгә һәм башка бик күп эшләргә вакыт таба ул. Әлбәттә, тормыш иптәше Хәләф абыйның ярдәме, үзара аңлашып, бер-береңә олы хөрмәт белән яшәү хезмәттә зур уңышлар яулауда ныклы этәргеч.
Гөлфирә апа, әле күп еллар якыннарыгызны сөендереп, яңа үрләр яулап, укучыларыгызга тирән белем һәм тәрбия биреп, яшь коллегаларыгызга үрнәк өлге булып эшләргә насыйп булсын Сезгә!
- Мәктәп - минем олы йортым,
Һавам да ул йотым-йотым.
Укучылар шау-гөр килә.
- Апа, тагын, тагын сөйлә!
Шауласыннар, гөрләсеннәр,
Кайгы гына күрмәсеннәр.
Белем бирәм шатлык белән,
Мине көтә алар - беләм, - дия-дия мәктәп белән йортыгыз арасындагы сукмакка тузан төшермәссез, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев