Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белем көне уңаеннан котлавы

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйм һәм Яңа уку елына иң изге теләкләрне юллыйм! Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының алдагы ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның...

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйм һәм Яңа уку елына иң изге теләкләрне юллыйм!
Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының алдагы ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның саны артты.
Россия олимпиада хәрәкәтендә безнең республика Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала өченче позицияне били, өстәвенә, җиңүчеләр һәм призерлар саны сизелерлек артты, 2016 елда аларның саны 141 кешегә җитте.
Безнең көллият һәм техникум студентлары ВорлдСкиллз һөнәри осталык чемпионатында алтын медаль саны буенча алдынгы урыннарга лаек булды.
Уңышлар һәрвакыт сөенечле. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан мәгариф системасына булган игътибар да шуны раслый. 2012 елдан башланган капиталь ремонт программасы буенча 717 мәктәп һәм 63 балалар бакчасы ремонтланды. Соңгы ике ел эчендә муниципалитетлар 123 яңа мәктәп автобусы алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән укытучыларның ноутбук паркын яңарту башланды.
Кадерле белем бирү оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр - белем-тәрбия бирү процессын оештыручылар һәм белем сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрүчеләр, балаларыбызның һәръяклап үсешен, сәламәтлеген кайгыртучылар! Сезгә яңа һөнәри уңышлар һәм иминлек телим! Укучыларыгыз Сезне ешрак сөендерсен һәм күңелле гаҗәпләндерсен.
Хөрмәтле беренче сыйныф укучылары! 1 сентябрь ул - олы тормыш юлына аяк басу көне. Бу юл кызыклы һәм мавыктыргыч булсын. Сез - иң сәләтле, акыллы, эшчән укучылар, һәм, әлбәттә, барлык теләкләрегезгә ирешерсез.
Кадерле дуслар! Бүген барыбыз өчен дә яңа уку елы башлана. Бу ел яңа белем, уңышлар һәм якты тәэсирләр алып килсен. Хәерле юл сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев