Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның “Белем бәйрәме” бөтенроссия бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан Республикасы мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбриклим! Һәрберебезнең тормышында беренче сентябрь - дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга. Ул инде күптәннән гади датадан халык бәйрәменә әверелде. Белем - кешелек дөньясының...

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан Республикасы мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбриклим!
Һәрберебезнең тормышында беренче сентябрь - дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга. Ул инде күптәннән гади датадан халык бәйрәменә әверелде. Белем - кешелек дөньясының уртак байлыгы, ул безне берләштерә һәм якынлаштыра. Шуңа күрә беренче сентябрь - төрле яшьтәге, төрле социаль төркем, милләт һәм дин вәкилләре өчен кадерле һәм аңлаешлы бәйрәм.
Балачактан бирле без йөрәкләребездә тәүге кыңгырау һәм беренче укытучыбыз, зур тормышка юллама биргән яраткан мәктәбебез турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Үсә төшкәч, мәктәптә алынган бәясез байлыкны югары белем бирү йортларында һәм техникумнарда арттырырга тырышабыз. Олыгая барган саен, тупланган белем һәм тәҗрибәбезне үсеп баручы буын белән уртаклашабыз.
Бүген "белем - көч" канатлы гыйбарәсе яңа эчтәлек ала. Тиз үзгәрчән тормыш, заман икътисадының катгый шартлары белем һәм тәрбия бирүгә югары таләпләр куя. Уңышлы һәм бәйсез булыр өчен югары квалификацияле белгечләр һәм иҗади фикер йөртүче шәхесләр әзерләү, яшьләрдә әхлакый һәм гражданлык-патриотик сыйфатлар булдыру өстендә дәүләт һәм җәмгыять бергәләп эшләргә тиеш.
Татарстанда белем бирүнең төрле мөһим юнәлешләрдә һәрвакыт алдынгы урында торуы шатландыра. Бу, һичшиксез, укытучыларыбызның, профессорларыбызның, тәрбиячеләребезнең, тренерларыбызның һәм энтузиаст-педагогларыбызның төп казанышы.
Үзенең игелекле хезмәте белән яшь йөрәкләрдә белем уты кабызучы, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт һәм Ватаныбызга мәхәббәт уятучы һәркемгә без чын күңелдән рәхмәтлебез.
Яңа уку елы барыбыз өчен дә яңа иҗади казанышлар һәм җиңүләр, бөек фәнни ачылышлар елына әверелсен! Барыгызга да тынычлык, бәхет, имин-мул тормыш телим!
Бәйрәм белән, кадерле татарстанлылар! Белем көне белән!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев