Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ТӘРБИЯ СӘГАТЕ: “Каенкай “ балалар бакчасы логопеды әти-әниләр белән семинар уздырды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Ә бу атнада укытучы-логопед төркем ата-аналарын кабат үз янына җыйды.

Ата-аналарның балаларны грамотага әзерләү турында күзаллауларын ачыклау максатыннан “Каенкай “ балалар бакчасының логопед - мәктәпкә әзерлек төркемендә укытучы-логопед Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы “Гомуми сөйләм җитешсезлеге булган балаларны грамотага өйрәтү” дигән темага ата-аналар өчен семинар-практикум уздырды. Ул ата-аналарны грамотага өйрәтүгә әзерлек этабындагы эш төрләре белән таныштырды. Ата-аналар логопед төркемендә алып барылучы эш юнәлешләре белән якыннан танышып, балаларына коррекцион эштә ярдәм итү өчен кирәкле белемне практик яктан ныгыттылар.

Авазлар,авазлар классификациясе турындагы белемнәрен барлап искә төшергәннән соң, сүзләргә аваз анализы ясадылар, сүзләрнең аваз схемасын фишкалар ярдәмендә төзеделәр, “Яңгырый-яңгырамый” уены аша, кыңгырау ярдәмендә саңгырау,яңгырау авазларны ачыкладылар.

Ә бу атнада укытучы-логопед төркем ата-аналарын кабат үз янына җыйды. Бу юлы ата-аналар ”Беренче адымнар” темасына ачык белем бирү эшчәнлегендә катнаштылар, грамотага өйрәтүгә әзерлек этабының эш нәтиҗәләре белән таныштылар. Үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр,кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар,үзара фикер алыштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев