Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучылар һәм укучыларның II республика конференциясе узды

Агымдагы уку елында Татарстан мәктәпләренең милли тормышындагы иң зур вакыйгаларның берсе - Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучылар һәм укучыларның II республика конференциясе булды. Күренекле драматург, язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына быел 80 ел тула. Бәйге рәвешендә оештырылган конференция Туфан Миңнуллинның киңкырлы иҗаты кебек үк яшүсмерләрнең һәр төрле талантын ачу...

Агымдагы уку елында Татарстан мәктәпләренең милли тормышындагы иң зур вакыйгаларның берсе - Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучылар һәм укучыларның II республика конференциясе булды. Күренекле драматург, язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына быел 80 ел тула. Бәйге рәвешендә оештырылган конференция Туфан Миңнуллинның киңкырлы иҗаты кебек үк яшүсмерләрнең һәр төрле талантын ачу максатын куйган иде. Конференция өч - «Фәнни эшләр», «Драматургия» һәм «Журналистика» номинацияләрендә үткәрелде.
«Фәнни эшләр. «Үзем сайлаган язмыш» номинациясендә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның IX сыйныф укучысы Айсинә Сәләхова II дәрәҗә лауреат булып танылды,
«Журналистика. «Кызыл тышлы дәфтәрдән» номинациясендә XI сыйныф укучысы Алинә Галиева III дәрәҗә дипломга ия булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев