Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Тылсым“да логопункт

Узган гасырның 90 нчы еллары башында татар балаларына үз телләрендә белем һәм тәрбия алу мөмкинлеге туды, шулай ук сөйләм үсешендә төрле кимчелекләре булган балалар белән ана телендә коррекция эшен алып бару өчен логопедия төркемнәре булдырылды. Безнең районда сөйләмдә кимчелекләре булган балалар шактый. Ул кимчелекләрне коррекцияләү максатыннан логопедик ярдәм күрсәтүгә игътибар...

Узган гасырның 90 нчы еллары башында татар балаларына үз телләрендә белем һәм тәрбия алу мөмкинлеге туды, шулай ук сөйләм үсешендә төрле кимчелекләре булган балалар белән ана телендә коррекция эшен алып бару өчен логопедия төркемнәре булдырылды.
Безнең районда сөйләмдә кимчелекләре булган балалар шактый. Ул кимчелекләрне коррекцияләү максатыннан логопедик ярдәм күрсәтүгә игътибар артты. Ата-аналар, балалар өчен дә шатлыклы вакыйга - "Тылсым" балалар бакчасында логопункт үзенең ишекләрен ачып җибәрде. Логопунктның төп эш алымнары сөйләм үсешендә гомуми җитешсезлекләре булган балаларны ана телендә дөрес, матур сөйләшергә өйрәтүгә, телне аралашу чарасы гына түгел, киләчәктә белем алу чарасы буларак та кулланырга әзерләүгә, гомумән, сөйләмдә кимчелекләре булган балаларны социаль реабилитацияләүгә юнәлдерелә.
Безнең төп бурыч - балаларның нерв системасының ни дәрәҗәдә зарарлануын исәпкә алып, коррекция эшен уен элементлары белән, кызыклы итеп оештыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев