Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Тылсым“га – автосыйныф

Татар халкында борынгыдан килгән күркәм гадәт бар: бездә сәфәр чыгучыларга хәерле юл теләп озатып калалар, ә юлдан кайтучыларны, исән-имин генә кайтыңмы, дип каршы алалар. Бүгенге шау-шулы тизлек заманында сәфәрләрнең хәерле тәмамлануы - үзе шатлык. Тормыш дәрьясында уңны сулдан аера башларга әле өйрәнеп кенә килүче нәни кыз-улларыбызга юлда үзеңне тоту, юл...

Татар халкында борынгыдан килгән күркәм гадәт бар: бездә сәфәр чыгучыларга хәерле юл теләп озатып калалар, ә юлдан кайтучыларны, исән-имин генә кайтыңмы, дип каршы алалар. Бүгенге шау-шулы тизлек заманында сәфәрләрнең хәерле тәмамлануы - үзе шатлык. Тормыш дәрьясында уңны сулдан аера башларга әле өйрәнеп кенә килүче нәни кыз-улларыбызга юлда үзеңне тоту, юл йөрү кагыйдәләрен көн-төн кабатлап торсаң да, таманга килә. Әти-әниләр, өлкәннәр, бакчада тәрбиячеләр, мәктәп мөгаллимнәре, ЮХИДИ хезмәткәрләре - һәммәсе күмәкләп башкара торган эш бу.
Актаныш юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова белдергәнчә, район мәгариф бүлеге белән берлектә төзелгән план нигезендә балалар бакчалары, мәктәпләрдә даими рейдлар уздырыла. Актанышның "Тылсым" башлангыч мәктәбендә "Адымнар нык, юллар имин булсын" дип исемләнгән бәйге-викторинага да кунак буларак чакырылган иде ул. Кунакка буш кул белән йөрмиләр - Рәсимә ханым "Тылсым"га узган килүләрендә юл кагыйдәләрен өйрәнү өчен махсус почмак, стендлар бүләк иткән булса, бу юлы, мәктәпкә автосыйныф бирү өчен тырышып йөрибез, дип сөендерде.
- Мәктәптә юл кагыйдәләренә багышланган 1000 пазлдан атна буе картина җыйды I сыйныф укучылары. Үзләре генә башкарып чыга алмагач, II-III сыйныфлар да кушылды. Шундый чаралар балаларның кечкенәдән алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итәр дип ышанабыз, - дип сөйләде бу чараны оештырган озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Алсу Гафурова.
Мәктәп ачылганда район башлыгы бүләк итеп тапшырган 4 велосипед та үзләрен тизрәк урамга алып чыкканнарын көтә.
- Яз җиткәч, балаларны шул велосипедларда "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенә әзерләячәкбез, - ди мәктәп директоры Гөлназа Имамразыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев