Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Уку елы озайтылырга мөмкин

Бу хакта Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

Русиянең кайбер мәктәпләрендә уку елын 8 июньгә кадәр озайтырга мөмкиннәр. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге “Өй сәгате” онлайн-марафоны эфирында белдерде.

“Бүгенге хәлгә килгәндә, кайбер мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханы башланганчы уку процессы 8 июньгә кадәр оештырылырга мөмкин", — диде ул. Министр әйтүенчә, укучыларны дистанцион укыту аркасында икенче елга калдырмыйлар.

Кравцов билгеләвенчә, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакытын кабат күчерергә мөмкиннәр. Бу дистанцион укытуның ни дәрәҗәдә озак дәвам итәчәгенә һәм, шулай ук, илдә коронавирус белән гомум хәлгә бәйле, дип белдерде ул.

Министр әлегә БДИның беренче көне 8 июньгә билгеләнүен һәм аны күчерү турында карар кабул ителмәвен ассызыклады. Башта имтиханнарны 25 майдан 29 июньгә кадәр үткәрү планлаштырылган иде.

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев