Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Уку елына – ныклы әзерлек белән

"Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика Президент программасы инде бишенче ел эшли. Ел саен аңа 2.5 миллиард сум күләмендә финанс бүлеп бирелә. Быел әлеге программа буенча уку учреждениеләре (119 муниципаль һәм 7 коррекцион) генә түгел, балалар бакчалары ( 10 балалар бакчасы) да ремонтлана. Мәктәпләр ремонты буенча 2015 елга куелган план инде бүгенгә...

"Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика Президент программасы инде бишенче ел эшли. Ел саен аңа 2.5 миллиард сум күләмендә финанс бүлеп бирелә. Быел әлеге программа буенча уку учреждениеләре (119 муниципаль һәм 7 коррекцион) генә түгел, балалар бакчалары ( 10 балалар бакчасы) да ремонтлана. Мәктәпләр ремонты буенча 2015 елга куелган план инде бүгенгә үтәлгән диярлек.
Яңа мәктәпләр төзү дә Татарстанда шулай ук республика Президент программасы нигезендә тормышка ашырыла. Агымдагы елда Татарстанда барысы 13 яңа мәктәп төзеләчәк.
Безнең районда да мәгариф учреждениеләрен төзүгә, булганнарына ремонт ясауга нык игътибар бирелә. Алар хакында тулырак аңлатуын үтенеп, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыевага мөрәҗәгать иттек.
- Район мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләү җәй буена район хакимиятенең һәм мәгариф идарәсенең игътибар үзәгендә торды. Балалар заман таләпләренә туры килгән биналарда белем алсын өчен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт эшләре үз вакытында башкарылды. 3 ел эчендә районда 6 мәктәп "Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика Президент программасы кысаларында ремонтланды. 2015 елда республика бюджетыннан бүленгән 53млн.864 мең сум исәбеннән мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре үткәрелде. Атап әйткәндә: Иске Байсар, Иске Сәфәр,Пучы , Теләкәй мәктәпләрендә капиталь ремонт кысаларында 8 төрле эш башкарылды.
- Төгәлрәк итеп әйткәндә...
- Әлеге уку йортларының түбәләре ябылды, тәрәзәләре алыштырылды, керү төркемнәре төзекләндерелде, эчке ишекләре алмаштырылды, санүзәкләре яңартылды, эчке инженерлык коммуникацияләре ремонтланды, фасадлары яңартылды.
- Белүебезчә, мәктәпләрнең спортзаллары да игътибардан читтә калмый.
- Татарстанның авыл җирләрендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга программасына нигезләнеп, Киров урта белем бирү мәктәбенең спорт залына 2 млн.100 мең сумга ремонт эшләре башкарыла.
- Ләйсән Фоатовна, балалар бакчалары ремонты хакында да әйтеп үтсәгез иде.
- Дөрестән дә, балалар бакчаларын ремонтлауга да зур игътибар бирелә. Республика бюджетыннан бирелгән 5 млн.722 мең хисабына Әтәс балалар бакчасы Әтәс мәктәбе бинасына күчерелде.
"Уңайлы тирәлек" программасы буенча Пучы урта белем бирү мәктәбен адаптацияләү өчен республикадан 850 мең сум бирелде. Яңа Әлем, Түке, Актанышның 4 нче санлы балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башкарылды.
- Иң сөенечлесе, мөгаен, яңа балалар бакчаларын ачудыр.
- Әлбәттә, бу шулай. Узган ел безнең районда "Умырзая" балалар бакчасы ачылган иде. Быел әле күптән түгел 140 урынга исәпләнгән "Тылсым" балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Болар барысы да республика Президент программасы кысаларында тормышка ашырылды. Әлеге балалар бакчалары ачылу бакчага чират көтүче балалар санын бетерде дияргә дә була.
- Киләчәктә дә балалар бакчаларын, мәктәпләрне төзекләндерү дәвам итәчәкме?
-Әлбәттә, ел саен мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына ныклап әзерлибез. Һәм алар арасында урыннар да чыгарабыз. Бу мәгариф оешмаларына үзе бер стимул бирә. Киләсе елга Чуракай, Әгъбәс, Киров, Иске Кормаш мәктәпләренә ремонт ясауны күздә тотабыз. Барыбызга да яңа уку елында яңа уңышлар юлдаш булсын.
Фирая Корбанова:
- Республикабызда нәниләргә елдан-ел игътибар арта бара. Яңа балалар бакчалары ачыла. Без, өлкәннәр моңа бик нык сөенәбез. Балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар. Татарстан Республикасы Лидеры Рөстәм Нургалиевичка әлеге программалар өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Булат Шәйхразыев:
- Актанышта яңа балалар бакчалары ачылу шатлыклы вакыйга.. Мин үзем күп балалы гаилә башлыгы буларак, аеруча куандым. Чөнки балалар бакчаларына чиратлар бар иде. Хәзер алар хәл ителде. Киләчәктә сөенә-сөенә балаларыбызны бакчага йөртергә язсын.
18 август көнне Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районында 3 яңа балалар бакчасын эшләтеп җибәрүгә старт бирделәр. Болар Сокура, Зур Кабан авылларында һәм Лаеш шәһәрендә.
Татарстанда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар төзү һәм модернизацияләү республика Президент программалары кысаларында тормышка ашырыла. Татарстанда шундый 30 программа булып, аларның күпчелеге республиканы алга җибәрүгә юнәлдерелгән. Икътисади кыенлыклар чорында да Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча, аларның барысы да эшләвен дәвам итә.
- Быел без 75 балалар бакчасы ачабыз. Бу рекордлы сан. 10000 урын булдырырга планлаштырабыз. Республика тарихында беркайчан да моның кадәр балалар бакчалары төземәгән идек. Хәзер иң мөһиме, әлеге объектларның буш тормавы, - диде Сокурадагы балалар бакчасын ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев