Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укучыларның каникулы вакытында укытучыларның белемнәре тикшереләчәк

Укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү быел 31 октябрьгә билгеләнгән. Диагностик тестлаштыру республикада беренче генә тапкыр үткәрелми. Агымдагы елда да Татарстан мөгаллимнәре укучыларның көзге каникулы вакытында шушы сынауны узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат очрашуында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. "Мәгълүм булганча, бу - Татарстан...

Укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү быел 31 октябрьгә билгеләнгән. Диагностик тестлаштыру республикада беренче генә тапкыр үткәрелми. Агымдагы елда да Татарстан мөгаллимнәре укучыларның көзге каникулы вакытында шушы сынауны узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат очрашуында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.
"Мәгълүм булганча, бу - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гына түгел, федераль министрлыкның да сәясәте. Балаларыбыз әлеге тестлаштыруны үтә икән, укытучылар да сынау аша узарга тиеш", - ди Лариса Сулима.
Аның сүзләренчә, әлеге диагностик тестлаштыруның максаты кемнедер эшеннән чыгару түгел, ә укытучының үзенә нинди белем җитмәвен ачыклау, квалификацияне күтәрү курсларында үз белем дәрәҗәсен үстерү өчен таләп ителгән белем алу модулен сайлау.
Искәртеп узабыз, һәр укытучы өч елга бер тапкыр квалификация күтәрү курсларын уза.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/18/150555/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев