Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укучылары - хезмәтенең җимешләре

Бу дөньяда иң кыйммәтлесе - кеше гомере. Әле яңа гына дөньяга, мин яшим, дип, аваз саласың, гомернең агымсудай акканын, тәҗрибә туплап олыгая барганыңны сизми дә каласың. Бала вакытта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе килә. Ә еллар узгач, туган көннәрне сабыррак каршы аласың. Узган гомер юлы, истәлекләр...

Бу дөньяда иң кыйммәтлесе - кеше гомере. Әле яңа гына дөньяга, мин яшим, дип, аваз саласың, гомернең агымсудай акканын, тәҗрибә туплап олыгая барганыңны сизми дә каласың. Бала вакытта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе килә. Ә еллар узгач, туган көннәрне сабыррак каршы аласың. Узган гомер юлы, истәлекләр яңара. Үтелгән юл заяга түгелме, гомер көзенә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме - барысын да әкрен генә барлыйсың.
1961 елның 5 сентябрь көнендә Актаныш районы Кәзкәй авылында Мәһлүсә һәм Гавис Гайсиннар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала Филария. Төпчек бала булса да, кыз бер дә иркәләнеп тормый, әти-әнисенә һәрчак ярдәмгә ашыга. Кечкенәдән хезмәт сөючән, тырыш, пөхтә, төгәл, сабыр булып үсә ул. 1968 елда мәктәп бусагасын атлап керә. Башлангыч сыйныф укытучылары кызга киләчәк юлын сайларга этәргеч биргәндер, күрәмсең - сигезенчене тәмамлап, 1976 елны Минзәлә педучилищесына укырга керә. Сайлаган һөнәренә һич кенә дә үкенми ул. Укыгандагы тырышлыгы, сабырлыгы, төгәллеге белән һәммәсенең хөрмәтен яулый. Филариянең кыюлыгын, тәвәккәллеген, шаянлыгын, оптимист булуын да үз итә алар.
Филария Гавис кызы хезмәт юлын "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияче буларак башлый. Шул ук елны йөргән егете Рөстәм Шәйхетдинов белән кавышып, яңа гаилә коралар. Тупырдап торган ике кыз бер-бер артлы дөньяга аваз сала. Гаилә тулылана, мәшәкате дә, мәхәббәте дә бергә - бәхетебезгә күзләр тимәсен, дип эшлиләр, яшиләр.
Район үзәгендә 1991 елда 2 нче мәктәп ачылгач, Филария Шәйхетдинова башлангыч сыйныфларда балаларга белем һәм тәрбия бирүгә алына. Педагогик эш стажы 36 ел аның хәзер! Укучыларның яраткан мөгаллимәсе ул Филария Гавис кызы! Укучылар, ата-аналар, хезмәттәшләре арасында абруе, хөрмәте зур аның. Коллектив белән аңлашып эшли, яшьләргә төпле киңәшләрен бирә, сынауларны да, борчу-мәшәкатьләрне дә, елмаеп, күтәренке күңел белән үткәрә, хәл итә белә ул.
Мавыгулары да күпкырлы мөгаллимәнең. Гөлләр, чәчәкләр үстерә, бакчачы да ул, гөмбәгә, җиләккә йөрергә дә җитешә. Табигать баласы ул! Матурлыкка, тормышка, табигатькә гашыйк. Кешеләрне ярата - кешелекле дә, кечелекле дә. Гаиләсе - бәхете. Тормыш иптәше Рөстәм район электр челтәренең тәҗрибәле хезмәткәре. Кызы Ләйсән саклык банкында кассир. Рәссам да, аның картиналарын Туган як музеенда да күрергә мөмкин. Кече кызы Чулпан әнисе юлын сайлап, шушы ук мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Кадерле дәү әни дә әле ул! Оныгы Солтан балдан татлы. Бик туганчыл, кунакчыл алар. Дуслары, туганнары хәл белергә дә, киңәшкә дә, ярдәмгә дә алар янына ашыга.
Мәктәбе - икенче гаиләсе. Укучылары - хезмәтенең җимешләре. Олимпиадаларда күп санлы призлы урыннар яулый. Район, республика җитәкчеләре дә хезмәтен күрә, бәяли.
Хөрмәтле Филария Гавис кызы! Туган көнегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын! Кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән ямь табып, сау-сәламәт булып, тормыш юлдашыгыз Рөстәм абый белән тигезлектә озын-озак гомер кичерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев