Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укучы–укытучы–ата-ана

Безнең мәктәп һәм ата-аналар һәрчак элемтәдә. Быелгы уку елында да, мәгариф идарәсе боерыгына нигезләнеп, VIII-IX сыйныф укучыларының ата-аналары белән берлектә "Яшүсмерләрдә начар гадәтләрне булдырмау максатыннан профилактик чаралар" дигән темага ведомствоара семинар оештырдык. Такталачык табиблык амбулаториясе баш табибы Л.Минхуҗин, информатика укытучысы Р.Гайсинның чыгышы һәркем өчен файдалы булды. Ноябрь аенда "Уңышка юл"...

Безнең мәктәп һәм ата-аналар һәрчак элемтәдә. Быелгы уку елында да, мәгариф идарәсе боерыгына нигезләнеп, VIII-IX сыйныф укучыларының ата-аналары белән берлектә "Яшүсмерләрдә начар гадәтләрне булдырмау максатыннан профилактик чаралар" дигән темага ведомствоара семинар оештырдык. Такталачык табиблык амбулаториясе баш табибы Л.Минхуҗин, информатика укытучысы Р.Гайсинның чыгышы һәркем өчен файдалы булды. Ноябрь аенда "Уңышка юл" дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы уздырдык. Әтиләр һәм әниләр командасы белән бергәләп төзелгән "Уңышка ирешүче укучы портреты" ата-аналарга гаилә тәрбиясендә нигез булып тора.
Район мәктәпләрендә 2013 елдан "Гаилә нигезләре" курсы гамәлгә аша. Сыйныф сәгатьләрендә ата-анага мәхәббәт тәрбияләү, гаилә кыйммәтләре, туганлык мөнәсәбәтләрен саклау, шәҗәрәне өйрәнү, өлкән буынны хөрмәт итү юнәлешендә эш алып барыла. Әниләр көне алдыннан мәктәбебездә "Гаилә һәм мәктәп - сәламәтлек территориясе " дигән темага директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен районкүләм семинар уздырылды. Семинар кысаларында оештырылган кул эшләре, рәсем, фотокүргәзмәләр, стена газеталары һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Семинар барышында VI сыйныф җитәкчесе - югары категорияле рус теле укытучысы Альбина Шәемова - "Әнием күзләре", VIII сыйныф җитәкчесе - беренче категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алсу Газетдинова - "Гаилә бәхете нәрсәдә?", IX сыйныф җитәкчесе - беренче категорияле инглиз теле укытучысы Лилия Гайсина - "Һөнәрне бергәләп сайлыйбыз" дигән темага мастер-класслар күрсәтте. III сыйныф җитәкчесе - беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Шәемова ата-аналар белән берлектә "Билен кысып буган, диләр" дигән темага интеллектуаль уен оештырды. Программага әтиләр күңеленә якын, солдат хезмәте белән бәйле автомат сүтеп-җыю, противогаз кию, портянка урап солдат итеге кию, машина йөртү кебек кызыклы уеннар кертелгән иде. Уеннар барышында укучылар әтиләренә багышлап үзләре чыгарган шигырьләрен сөйләделәр, әниләр көч биреп утырды, хөкемдарлык итте. Финус Шагалиев - "Солдат әти", Наил Газетдинов - "Шаян әти", Диләрис Мөхәмәтшин - "Иң оста автомат җыючы", Камил Мокыймов - "Иң оста шофер", Азат Мохтаров - "Иң җитез әти", Илдар Шәрифҗанов "Шәп артист" булып чыкты. Әтиләр белән бергәләп оештырылган бу чара балаларга аеруча ошады. Алар әтиләре белән горурланып утырдылар. Ә сыйныф җитәкчесе фикерен ата-аналарның сүзсез дә аңлавы мәктәп белән гаилә арасындагы элемтәләрнең ныклыгын күрсәтә.
Чараларны караганнан соң, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак, уй-фикерләрем белән уртаклаштым. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Раниза Шакирова да гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеге тәрбия бирү процессында зур әһәмияткә ия булуына игътибарыбызны юнәлтте. Әлбәттә, мондый бәйләнешне бер көндә генә тормышка ашырып булмый. Ата-аналар комитеты эшчәнлеге, шуның эчендә төзелгән әтиләр советын тәрбия эшенә җәлеп итү уңышлы нәтиҗә бирер, дип көтелә. Әти-әниләрне мәктәпкә чакырып, бергәләп әзерләнгән чаралар бала күңеленә уңай тәэсир итә. Мондый чараларны һәр сыйныф белән дә үткәреп булмый, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче бала күңеле җәрәхәтләнергә мөмкин, шуңа күрә укытучы-тәрбиячеләргә эшне алдан ук яхшылап уйлап планлаштырырга киңәш итте ул. Район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Ландыш Бариева Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган чараларның яхшы әзерлек белән үтүен белдерде. Ата-аналарга мәктәп белән хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт җиткерде, яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлануын, ата-ананың төп тәрбияче булуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев